Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ышанычны югалттың – реестрга керттеләр

Ришвәтчелек белән көрәштә тагын бер адым: дәүләт хезмәте өлкәсендә бердәм система рәсми сайтында ышанычны югалту белән бәйле эшеннән азат ителгән затлар реестры урнаштырылган.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча координацион эшләр буенча комиссия хәбәр итүенчә, 2018 елның 5 мартыннан 228 номерлы “Ышанычны югалтуга бәйле эшләреннән азат ителгән затлар реестры турындагы“ РФ Хөкүмәте Карары буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәткә кагылышлы канун актларына төзәтмәләр кертелгән.

Карар реестрдан мәгълүматларны кертү һәм чыгару тәртибен, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәт өлкәсендә дәүләт мәгълүматлар системасында аны алып бару һәм урнаштыру тәртибен билгели.

Реестрга ришвәтчелек кануннарын бозган өчен ышанычны югалту белән бәйле эштән азат ителү рәвешендә җәза кулланылган затлар турындагы мәгълүматлар кертеләчәк.  Реестр http://gossluzhba.gov.ru/reestr адресы буенча бердәм система рәсми сайтында алфавит тәртибендәге исемлек рәвешендә урнаштырылган.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев