Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ышанычлы тылыбыз булган әниләребез, гүзәл хатын-кызлар!!

Хатын-кыз образы гадәттә ана һәм рухи матурлык образы белән ассоциацияләнә.

Әгәр дә синең җилкәңдә – офицер погоннары белән китель дә булса? Ул чакта әлеге сыйфатларга тыйнаклык, җыйнаклык, тынычлык, гаделлек, җаваплылык кебек һөнәри осталыклар да өстәлә.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә аттестацияләнгән 14 хезмәткәр хезмәт алып бара. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан алар ир-егет-хезмәттәшләреннән, үзләренең хәләл җефетләреннән һәм балаларыннан тәбрикләүләр кабул итәләр.

Редакциягә хәзерге вакытта Дагестанда хезмәт алып барган Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе подполковник Илгиз Алмакаевтан полиция бүлеге хатын-кызлары адресына бәйрәм котлавы килеп иреште:

– Безнең бүлектә иң гүзәл һәм булган хатын-кызлар хезмәт итә. Безнең гүзәл хатын-кызларыбыз – үз эшләренең чын осталары, ышанычлы дуслар. Алар закон һәм тәртип сагында торалар, җинаять эшләрен ачалар һәм шуның белән бергә нәзакатле хатын-кыз-ана булып калалар. Хөрмәтле хезмәткәр- хатын-кызлар, барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сезнең янәшәгездә һәрвакытта да теләсә кайсы минутта ярдәм кулы сузарга әзер булган ышанычлы тылыгыз – гаиләгез булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев