Йөрәк һәм шигырь белән яздылар
Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр арасында «Без - Россия гражданнары!» дип исемләнгән VI Республика иҗат бәйгесе үтте.
Территориаль сайлау комиссиясе җирле үзидарә органнары белән берлектә бәйгенең сайлап алу этабын уздырдылар һәм аны үткән иҗади эшләрне бәйгенең финал этабына тәкъдим иттеләр.
Безнең районнан бәйгедә җиде кеше катнашты. Аларның өчесе призлы урынны яуладылар. Республика иҗат бәйгесендә Динар Шәйхетдинов (АСОШ №2) җиңүче булды. Динар язган «Йөрәгем һәм шигырьләрем белән сайлыйм» дигән эссе авторитетлы җюри тарафыннан бирелгән темага, жанр таләпләренә туры килә, идея яңалыгы, оригинальлек һәм сәнгать осталыгы белән сугарылган, актив гражданлык позициясе чагыла дип, югары бәяләнде.
Динар Яңа Кармәт авылында яши, дәресләрне өйдә ала. Ул киң күңелле, кызыксынучан малай. Бәйге эше буенча җитәкчесе – туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Хәмидуллина.
– Мин компьютер техникасы белән кызыксынам, – дип сөйли Динар. – Әмма аңа бик күп вакытымны сарыф итә алмыйм, чөнки дәресләрне әзерләргә кирәк. Укуым әйбәт: татар теленнән– бишле, инглиз теленнән– дүртле. Тагын да яхшырак укырга тырышам. Бәйгедә минем иҗат эшем мондый уңыш китерер дип уйламаган идем, җиңүче булуымны белгәч бик шатландым.
Динарга җиңүче призын тапшырырга һәм уңышлары белән котларга дип территориаль комиссия рәисе Наталья Сорокина һәм «Бердәм Россия» партиясенең Аксубай җирлеге башкарма комитеты рәисе Шәүкәт Нургалиев килде. Номинантны бүләкләү церемониясе иң кадерле кешеләре – әнисе, әбисе һәм бабасы катнашында булды.
– Без синең иҗат эшең республика бәйгесендә иң яхшы дип танылуга бик шатбыз. Сиңа чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, яңа җиңүләр телибез, – дип Наталья Сорокина Динарга ТР Үзәк сайлау комиссиясе Мидхәт Шаһиәхмәтов кул куйган җиңүче Дипломы һәм бүләкләрне тапшырды.
– Киләчәгең синең үз кулыңда. Әгәр шулай тырышып укысаң, җәмгыять тормышы белән кызыксынсаң, синең алда югары уку йортларының ишеге ачылачак һәм син үзең сайлаган һөнәреңнең остасы булачаксың, – дип малайның аркасыннан сөйде Шәүкәт Нургалиев. Яшь авылдашының уңышына Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров та сөенде. Ул Динарны һәм аның якыннарын тәбрикләп:–Син безнең авылыбызны данлыйсың, алга таба да уңышлар юлдаш булсын!, - дигән теләктә калды.
«Без - Россия гражданнары!» VI Республика иҗат бәйгесендә иң яхшылар арасында Яңа Тимошкино авылыннан Евгения Ярославлева һәм Иске Кыязлы авылыннан Җәмил Билаловның эшләре дә бар иде. Бу номинантларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Бәйгедә актив катнашканнары өчен дипломнар белән Иске Тимошкино урта мәктәбе укучысы Екатерина Шуркина, Иске Үзи урта мәктәбе укучысы – Марина Титова, Савгач урта мәктәбеннән – Александр Бикунин, Иске Савруш урта мәктәбеннән – Наталья Кузьмина бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев