Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Йолдызлык»та – призер булдылар

    Безнең районны балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм район мәдәният йорты тәрбияләнүчеләре «Созвездие - Йолдызлык» Яшь талантлар республика конкурсында лаеклы һәм матур итеп тәкъдим иттеләр.

    Безнең яшь талантларыбыз үзләренең  кызыклы чыгышлары белән ел саен сөендерәләр. Республика тамашачылары һәм мәртәбәле жюри безнең «йолдызчыклар»ны бу юлы да лаеклы бәяләде.

    Мактаулы беренче урынны балалар сәнгать мәктәбе укучысы Регина Черникова (җитәкчеләре Галина һәм Эвелина Сруртдиновлар) яулады. «Озарение” вокаль ансамбленең искиткеч талантлы кызлары лаеклы икенче урынны алды. Кабатланмас матур тавышлары белән тамашачыны моңга күмгән Варвара Панюкова, Виктория Васильева, Дарина Сруртдинова  шулай ук икенче урынга лаек булдылар.

    Моннан тыш, «Иҗади эзләнү» махсус призы белән Аксубайның үсеп килүче «йолдызчыгы» Софья Крайнова да билгеләп үтелде. Яшь биючеләр дә үзләрен чын профессионаллар буларак күрсәттеләр. Икенче урынны Римма Рыбина, Майя Макарова һәм Даниил Исхаков җитәкчелегендәге «Восторг» хореография коллективы алды. Фестивальдә беренче тапкыр чыгыш ясаган “Төсле төшләр” ансамбле турында да әйтмичә булмый. Алар икенче ел гына шөгыльләнүләренә карамастан, Татарстан тамашачыларының күңелен яуладылар инде.

    Фото Балалар сәнгать мәктәбе архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: