Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестивале җиңүчеләре Татарстанда бушлай концерт куя

Дмитрий Туманов концерт турын республиканың дүрт шәһәре һәм ундүрт районында узачагын әйтте.

. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов « Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестивальләре җиңүчеләре, лауреатлары 4-18 сентябрьдә иҗади турга чыгуын әйтте. Түләүсез концертлар республиканың дүрт шәһәре һәм ундүрт районында куелачак.

Яшьләр министрлыгының Стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Динар Хафизов концертларда «Йолдызлык» фестиваленең Гран-при ияләре Айдар Сөләйманов, Рүзил Гатин катнашачагын әйтте. «Тамашада районнардан катнашып, җиңү яулаучыларның күп булуы сөендерә», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

«Бөтен кеше дә Казанга килеп концерт карый алмый. Рухи байлыкны мөмкин кадәр күбрәк тамашачы бәяләвен телибез. Шуның өчен без республиканың төрле нокталарына барырга уйладык. Мисал өчен, Әгерҗе һәм Ютазы районнарына чыкканыбыз булмады, авыл халкы авылдашларын күреп горурлансын иде», — ди Туманов.

Оештыручылар концертларның ачык мәйданчыкларда, мәдәният йортларында узачагын искәртте. «Ике фестивальдән торган гастрольләр булганы юк иде әле, бу беренче тапкыр үтә. Концертлар бер-берсеннән аерылып торачак», — дип ышандырды алар.

«Соңгы елда күпчелек авылларда мәдәният йортлары төзекләндерелде. Алар да буш булмас иде. Халык өчен, аралашу өчен файдалы концертлар булыр дип уйлыйм. Телебезне, җыр-моңнарыбызны күрсәтергә тагын бер мөмкинлек», — диде Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

Концертлар Түбән Кама (4.09), Әлмәт (10.09), Чистай (15.09), Буа (18.09) шәһәрләрендә һәм Әгерҗе (5.09), Менделеевск (6.09), Ютазы (8.09), Азнакай (9.09), Яшел Үзән (11.09), Кукмара (12.09), Балык Бистәсе (13.09), Алексеевск (14.09), Кама Тамагы (16.09) районнарында узачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Солтан Исхаков 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев