Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ындыр табагында кызу эш көннәре

Көзге уракның беренче көннәреннән үк «Аксубай» агрофирмасының «Баланда» бүлекчәсе ындыр табагы кызу ритмда эшли башлады.

Ындыр табагының Инесса Лаук җитәкләгән бердәм коллективында һәркем үз бурычын төгәл башкара. Стационар машиналарның эшен машинист Илфак Сабиров контрольдә тота. Машина йөртүче Малик Төхвәтуллин ашлыкны объект буенча ташый. Транспортка ашлык төяүне авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Рәмис Хөснетдинов башкара. Эшче Ирек Мирзин объект территориясен тәртиптә тота.

Ындыр табагында – кызу эш көннәре, машиналар гөрелтесе иртәдән кичкә кадәр тынмый. Басулардан китерелгән икмәк, сортларга аеру өчен, беренче булып стационар агрегатка бушатыла. Беренче эшкәртү узганнан соң, чимал партияләрен калибровкалау машинасы аша үткәрәләр. Аннары гына орлык материалын складка саклауга салалар. Киеренке урып-җыю чорында эш көне кичке җидегә кадәр дәвам итә. Коллектив куелган бурычны уңышлы башкара.

– Урып-җыю кампаниясе башланганнан алып, 160 тоннадан артык ашлыкны саклауга салдык, –дип сөйли Инесса Лаук. – Көн саен 30-40 тонна чимал эшкәртәбез. Әлеге эш күләмен бер сменада башкаруга ирешәбез.

Баландадагы ашлык складында Россельхозүзәк территориаль бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин да булдылар. Белгечләр объекттагы эшләр белән таныштылар, ашлык саклау мәйданчыкларын карадылар, кайбер моментлар буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр.

– «Баланда» бүлекчәсенең ашлык складында игенне кабул итү, эшкәртү һәм саклау технологиясе саклана, – дип билгеләп үтте Габдерәшит Гыйльметдинов. – Мәйданчыклар әзерләнгән, чистартылган. Ындыр табагы хезмәткәрләре орлык материалын эшкәртү процессына зур җаваплылык белән карыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев