Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ындыр табагында династияләр эшли

«Актай» авыл хуҗалыгы предприятиесенең ындыр табагы хезмәткәрләре кулы аша тонналаган ашлык уза.

Бу җаваплы участокта гаилә династияләре эшли. Шунысы игътибарга лаек, җәй көне биредә әти-әниләре белән бергә балалар да эшли.

Августның соңгы көннәрендә без биредә булдык, яшь йолдызчык – Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Яна Золинаны очраттык, ачыкланганча, ул сәхнәдә генә түгел, үзенең дәрте, эш сөючәнлеге белән бергә эшләүче хезмәттәшләре арасында да аерылып тора икән. «Актай»да аның әтисе – Александр да хезмәт куя, тик ул ашламалар участогында.

– Икенче сезон эшлим, узган ел 12 көн эчендә 11 мең сумнан ар тык акча эшләдем. Бездә эш көне иртәнге җидедә башлана, икенче смена кичке тугызда тәмамлана. Дусларым белән очрашырга да, өйдә булышырга да өлгерәм. Шунысы кызганыч, киләсе елда эшли алмаячакмын – укырга керергә әзерләнергә туры киләчәк, медицина юлын сайларга планлаштырам, – дип уртаклашты Яна.

Кайсы җиңелрәк – җырлаумы яисә эшләүме, дигән сорауга, җырларга җиңелрәк булуын таныды. Урак өстендә эшләү авыр булуга карамастан, бирегә акчаның тир түгеп табылуын аңлар өчен килдем, ди. Сәгыйровларның тату гаиләсе ындыр табагында өчәүләп эшли – гаилә башлыгы Илшат - КамАЗда, хатыны Юлия һәм 13 яшьлек кызлары Лилия – ашлык иләүдә.

– «Актай»да 17 ел эшлим, ындыр табагында – дүртенче ел. Кызым үзе эшләргә теләде. Балаларны шәхси үрнәктә һәм уртак хезмәт белән тәрбияләргә кирәк, – ди Юлия.

Ерак түгел генә пенсионер, производство аксакалы Михаил Матюшкин рапс җыеп алудан арпа урып-җыюга күчү агрегатын көйли иде. Тәҗрибәле бабасы янәшәсендә оныгы Данил да хезмәткә өйрәнә булып чыкты. Ул да шулай ук ындыр табагында тырышып эшли.

– Балаларның әти-әниләре белән иңгә-иң куеп эшкә өйрәнеп үсүен күреп, күңел шатлана. Хәтта алар мәктәпне тәмамлаганнан соң, җирдә эшләмәсәләр дә, физик хезмәтнең авырлыгын, табындагы икмәкнең нинди көч белән табылуын аңлыйлар, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге.

Сүз уңаенда, «Актай» ындыр табагында башка мәктәп укучылары да эшли, тик без килгән көнне алар икенче сменада иде. Аларның җәйге яллары компьютер артында түгел, ә көрәкләр белән, тездән ашлыкка батып, күңелле компания белән узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев