Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ындыр табагы – мөһим объект

    Урак өсте тәмамлану белән агрофирмаларның ындыр табакларында эш төгәлләнми әле.

    Бу мөһим объектларда ашлыкны эшкәртү, саклауга салу процедуралары алып барыла.

    Бүген “Аксу Агро“ АФның “Мюд“ бүлеге ындыр табагында бөртекле культураларны сортларга аеру буенча эш төгәлләнә. Складларга 270 тонна  сабан бодае, 250 тонна  арпа, 300 тонна көзге бодай салынган.

    Бу – күчмә фонд, киләсе уңыш нигезе. Ашлык сакланган биналар  яхшы әзерләнгән, тәртипкә китерелгән, дип  күрсәтте склад мөдире Елена Валерова.
    – Мюд бүлегендә ашлык кабул итү, эшкәртүнең барлык кагыйдәләренә җентекле якын киләләр, – дип сөйли ТР Россельхозцентрның Аксубай бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов.

    – Орлык материалын саклау буенча да бернинди  дәгъва юк. Мюд ындыр табагы хезмәтчәннәренең эшкә җаваплы якын килүләрен башкаларга үрнәк итеп куярлык.

    Бу бүлекчәдә барысы да намуслы хезмәт куялар. Коллектив ындыр табагына өзлексез ашлык килеп торган урып-җыю эшләре чорында күләмле эш башкарды.

    – Урак өстендә, бирегә якын-тирә басулардан иген ташылган вакытта безнең хезмәткәрләр һәр көнне  илле тоннага якын ашлыкны үз куллары аша үткәрделәр, – дип сөйли ындыр табагы мөдире Николай Наумов. – Җиңел булмаса да, эшчеләр үз бурычларын уңышлы башкардылар.

    Үлчәүче Надежда Матвеева, ашлыкны сортларга аеру, төяү белән мәшгуль булган Руфия Вафина, Алевтина Шустова, Анастасия Борисова, машинистлар Владимир Петров, Иван Фролов, Владимир Молоткин, Рамил Сидуллин, шулай ук ашлыкны ындыр табагы эчендәге объектларга урнаштыру эшен башкарган Аркадий Наумов мактау сүзләренә лаек.

    Бу көннәрдә  ашлык эшкәртү процессы да шулай ук  кызу темплар белән бара.
    Уртак нәтиҗәдә һәр хезмәтчәннең хезмәт өлеше бар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: