Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ындыр табагы хезмәтчәннәре эштә

Чәчү кампаниясе вакытында махенизаторлар белән беррәттән ындыр табаклары хезмәткәрләре дә киеренке хезмәт куя.

Күптән түгел оешкан «Волжская» ҖЧҖнең «Луч» бүлекчәсе ындыр табагында дус коллектив эшли. Аны склад мөдире Ирина Исаева җитәкли. Хезмәткәрләр Зинаида Сергеева, Елена Сидорова, Зинаида Мельникова һәм машинист Петр Федоров эшләр белән җитез идарә итәләр. Урып-җыю вакытында алар бөртекне сортларга аеру, калибрлау белән шөгыльләнәләр, кышын саклауга салынган орлык фондының торышын контрольдә тоталар.

– Безнең коллектив ипле эшли, – диләр хезмәткәрләр. – Барлык эшләрне дә берберебезгә ярдәм итеп, бергәләп башкарабыз. Авырлыкларны да бергә җиңеп чыгабыз.

Язгы кыр кампаниясе башлану белән үзәк базадан ашлык складына чәчү өчен орлык материалы партияләре килә башлады. Ашлык кабул итү өчен хатын-кызлар складта тулы тәртип саклыйлар. Хуҗалыкта язгы культуралар өчен 3800 гектардан артык мәйдан бирелгән. Объект хезмәткәрләре орлыкларны кырга озату өчен транспортка төяп торалар. Аларның куллары аша дистәләгән тонна бөртекле культуралар уза. Биредә дә авыл хезмәтчәннәреннән чәчү комплексларының эш барышын тоткарламас өчен, җитезлек таләп ителә.

Авыл хуҗалыгы предприятиесендә Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин булдылар, ашлык склады эше белән таныштылар. Алар авыл хуҗалыгы предприятиесе белгечләре, объект хезмәткәрләре белән очраштылар, киңәшләр бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев