Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җылынам дип, йортыгызны яндырмагыз

Гыйнвар башыннан Аксубай районында дүрт янгын очрагы теркәлгән.

Узган ел нәтиҗәләре буенча аларның саны икеләтә арткан. Бәхеткә, янгында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

2021 елның 3 гыйнварында Сөнчәле авылында шәхси хуҗалыкларның берсендә янгын чыга – сарай янып көлгә әйләнә.

7 гыйнварда Иске Мокшинода мунча яна. Ике очракта да җылыту миченнән файдаланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу ут чыгуга сәбәп булган.

25 гыйнварда Кече Сөнчәле авылында шәхси сарайда ут чыга. Янгын нәтиҗәсендә сарай, мунча яна, торак йорт верандасына зыян килә. Янгын чыгуга китергән сәбәп – электр җиһазларын кулланганда техник кагыйдәләрне бозу.

2 февральдә Такталы авылында шәхси хуҗалыкларның берсендә янгын нәтиҗәсендә сарай яна, келәткә зыян килә. Сарайны җылыту өчен каралган мичнең төзек булмаган төтен юлы янгын чыгу сәбәбе булган.

Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән сорау алучысы эчке хезмәт майоры Рәсим Ислямов шәрехләгәнчә, күпчелек очракта янгыннар гражданнарның ваемсызлыгы – ут белән саксыз эш итү, җылыту мичләрен һәм төтен юлларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыга. Гражданнарга көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын һәм таләпләрен үтәргә кирәк.

Җылыту мичләре һәм төтен торбалары төзек хәлдә булырга һәм янгын ягыннан куркынычсыз булырга тиеш. Шунысын да истә тотарга кирәк, янгын мичләр һәм төтен юллары өемендәге ярыклар аша ялкын һәм чаткы тәэсире нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә мичләр һәм төтен юлларын карап торырга, кирәк булганда ремонт ясарга кирәк.

Салкыннар башлангач, халык электротехник һәм җылылык бүлеп чыгара торган җайланмалардан актив файдалана башлый. Гадәттәгечә, янгыннарның төп саны электротехник сәбәпләр аркасында килеп чыга. Җитештерүче предприятиенең тиешле таләпләре һәм инструкцияләре шартларына туры килмәгән электр приборларын куллану, кулдан ясалган җайланмаларны урнаштыру тыела, бу бөтен электр үткәргечләренең җылынуына, кыска ялганыш килеп чыгуга китерергә мөмкин. Шулай ук электр саклагыч үзлекләре зыян күргән кабельләрне, розеткаларны, сүндергечләрне һәм патроннарны куллану тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X