Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җылынам дип, янгын чыгармагыз

    Аксубай районында узган ел белән чагыштырганда янгыннарның кимүе күзәтелә.

    Быел 33 янгын чыккан, бу узган елгыга караганда 10га ким. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәгълүматларына караганда, 2020 елның агымдагы чорында янгыннарда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, узган елның шул ук чорында биш кешенең гомере өзелгән, зыян күрүчеләр булмаган.

    Синоптиклар Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының начараюын, температураның түбәнәюен вәгъдә итәләр. Кешеләр актив рәвештә торакларын җылыта башлаячак. Нәкъ менә шушы чорда кулдан ясалган электр җиһазлары куллану, җылыту мичләренең һәм төтен юлларының төзексезлеге аркасында янгыннар саны арта.

    – Агач түшәмәләр аша үтә торган урыннарда җылыту мичләрен һәм төтен торбаларын тиешенчә бүлмәү, шулай ук мич диварлары һәм агач конструкцияләр арасындагы аралар, бүлгечләр һәм йорт диварлары арасындагы аралар, ягыла торган мич каршында күмер, чаткы төшүдән саклану калае булмау, мич якканда бензин, керосин һәм башка җиңел ялкынсынучан сыеклыклар куллану, мич үлчәменнән артып киткән утын куллану, мичләрне артык кыздыру, яна торган мичнең ишекләрен ачык калдыру, мич янында кием-салым яки башка әйберләр киптерү янгын чыгуга китерергә мөмкин, – дип искәртте күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән сорау алучысы эчке хезмәт майоры Рәсим Исламов.

    – Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең иң элементар таләпләрен үтәүне сорыйм. Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда, аны кисәтү җиңелрәк. Еш кына «халык осталары» биналарны җылыту өчен үз белдекләре белән электр җиһазлары ясыйлар. Аларда, кагыйдә буларак, ток сугудан, артык кызудан, кыска ялганыш килеп чыгудан саклану җайланмалары юк, кулдан ясалган мондый электр җиһазлары янгын килеп чыгуга китерә. Кустар җылыткычлар икеләтә куркыныч.

    Заводта җитештерелгән җылыткычлар ябык мохиттә кислородны яндырмый торган итеп ясалса, кулдан ясалган ачык спиральле җылыткычлар исә кислородны яндыра, бу аның концентрация дәрәҗәсен кискен киметә.

    Рәсим Исламов шәрехләвенчә, янгын сүндерүчеләрнең барлык кисәтүләре һәм аңлатуларына карамастан, кулдан ясалган җылыткычлар торак секторда, җитештерү предприятиеләрендә кулланыла. Кулдан ясалган электр җиһазларын куллану катгый тыела! Әгәр фатирда һәм өйдә салкын икән, фәкать сынау узган һәм гарантиягә ия булган сертификатлы продукцияне генә кулланыгыз. Бу үзебезнең илдә һәм шулай ук чит илдә җитештерелгән җылыткычларга кагыла. Җылыткыч сатып алганда аның егәрлегенә игътибар бирергә һәм, йөкләнешкә түзсен өчен, торагыгыздагы электр үткәргечләренең мөмкинлекләре белән чагыштырырга кирәк.

    Җылыткыч, хәтта кибеттән сатып алынган булса да, аның инструкциясе белән игътибар белән танышыгыз һәм куллану кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез. Иң мөһиме – электр җиһазларын караучысыз калдырмагыз, бигрәк тә бинада балалар булганда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: