Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җәйге яллар күңелле үтсен

Һәр ата-ана баласының җәйге ялы якты, бай һәм кызыклы үтүен тели.

Мәгариф системасы элеккечә балаларның  ялын оештыручы һәм аларны сәламәтлекләрен кайгыртучы булып кала.Балалар оешмасының иң киң таралган формасы булып җәйге мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары тора.

Бу бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүче балалар өчен иң арзан һәм иң кулай ял итү чарасы. Чөнки бөтен кешенең дә баланы шәһәр читендәге җәйге лагерьларга яки санаторийларга җибәрү мөмкинлеге юк. Өстәвенә, күп кенә балалар әти - әниләре белән озакка аерылышырга теләми.

Аксубай районының 12 мәктәп  базасында көндезге ял белән мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары оештырылды. Шулай итеп, 7-12 яшьлек 500дән артык бала җәйге каникулларның беренче аен мәктәп укытучылары коллективы күзәтүе астында үткәрәчәк. Биредә сәламәтлекне ныгытуга һәм балалар потенциалын үстерүгә зур игътибар бирелә.

Хезмәт һәм ял лагерьларының төп максаты: яңа, кирәкле, мөһим белем алырга өйрәтү. Биш муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 100 дән артык баланы сменалы эшчәнлек белән тәэмин итүне  үз өстенә алган.

Зур маҗараларга, яңа танышуларга  әзер булган балалар өчен шәһәр читендәге лагерьлар оештырылды. 55 баланың профильле сменасын Яр Чаллы шәһәрендә  үткәрү мөмкинлеге бар. Муниципаль һәм дәүләт оешмалары хезмәткәрләреның  балалары өчен әлеге  смена оештырылды.

ТР Аксубай районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчелегендә иң кыю балалар өчен палаткалы лагерь эшләячәк. 51 бала заманча тормыш өчен гадәти булмаган шартларда үзләрен күрсәтү, яңа күнекмәләр алу, мөстәкыйль карарлар кабул итү мөмкинлеге алачак.
Актив һәм теләкләре булган балалар һәм аларның әти - әниләренә җәйге көннәрне Кара диңгез буенда үткәрү мөмкинлеге бар. Юлламалар буенча безнең районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балага  ял итү урынын сайлаганда, барыннан да элек, баланың үз теләге белән эш итәргә кирәк. Дөрес сайлап алынган ял төре уку процессы вакытында тупланган киеренкелектән арынырга, тотылган көчләрне торгызырга, иҗади потенциалны үстерергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев