Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Җәйге каникуллар»дан – өч «бронза»

Нурлатта “Җәйге каникуллар“ I Ачык Бөтенроссия шахмат турниры узды.

Беренчелек өчен Татарстаннан һәм Самара өлкәсеннән 90га якын шахматчы, шул исәптән танылган шахматчылар – спорт мастерлыгына кандидатлар да көрәште.

Безнең шахматчы Андрей Егоров яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ул ир-атлар арасында гомуми зачетта өченче урын алды. Андрей – районның атаклы шахматчысы Павел Егоровның улы, кече яшьтән үк шахматка сәләтләрен күрсәтә башлый. 1997 елда, мәктәптә укыганда, район Сабан туенда җиңү яулады, 2000 еллар башында район чемпионаты, Спартакиадалар һәм Сабан туйлары призерлары булды. Район гәзите призына турнирда призер булды Клуб Кубогы иясе булды. Бер ел элек Андрей Егоров шахмат буенча Аксубай җыелма командасына Татарстан Команда чемпионатында көмеш медальләр яуларга ярдәм итте. Быел беренче тапкыр район чемпионы булды.

Аксубай шахмат мәктәбенең лидерлар командасына укытучы Геннадий Горбунов яңа сәләтле укучыларны әзерли. Болар: Аксубайның 2 нче мәктәбеннән Данила Маклаков һәм Юлия Борисова. Алар әлеге турнирда үзләренең яшь категорияләрендә бронза медальләр яулый алдылар.

– Өч “бронза“ медаль – Бөтенроссия турнирында безнең шахматчыларның зур уңышы! – дип белдерде укытучы. – Моның белән генә туктамыйбыз әле, яңа җаваплы мачтларга әзерләнәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев