Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Язгы ташуларга әзер

Районның язгы ташуга ни дәрәҗәдә әзер булуы турында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясендә фикер алыштылар.

Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов Аксубай районы территориясендә язгы ташу чорында халыкны яклау чаралары турында тиешле карарны имзалады.  

Анда тиешле хезмәтләр һәм ведомстволарның, җирлек башлыкларының, суүткәргеч торбаларны, елга үзәнен чистартудан, гидротехник корылмаларның әзерлегеннән башлап, эвакопунктлар эшен оештыруга һәм махсус техника җәлеп итүгә кадәр төгәл язылган.  Комиссиядә шулай ук  кеше иминлеген тәэмин итүдә төп  элементларның берсе булып - аның теләсә нинди экстремаль хәлләргә әзерлеге һәм гадәти булмаган шартларда дөрес эш итә алуын белү турында сөйләштеләр.

- Район халкына су басу куркынычы булган урыннарны кардан чистартырга, канаулар казырга, суга каршы тору өчен кечкенә киртәләр ясап куярга кирәк. Синоптиклар фаразларына бик игътибарлы булырга кирәк, – дип кисәтте Анатолий Горбунов. Аксубай районының янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы Руслан Ибляминов су басу куркынычы булганда балаларны һәм өлкәннәрне куркынычсыз урынга эвакуацияләргә һәм мөмкинлек булганда милекне һәм матди   кыйммәтләрне   са-клап калырга кирәклеген искә төшерде.

Су торак корылмаларга якын килгәндә  баздан азык-төлек продуктлары чыгару һәм эчәргә яраклы су запасын булдыру яхшырак. Шулай ук хайваннар турында алдан ук кайгыртырга -кош-кортларны  чормага  күчерергә, эре терлекне калкулыкка бәйләргә, ә этне бәйдән ычкындырырга кирәк. .Документларның сакланышы турында да кайгыртырга – аларны полиэтилен пакетка салырга һәм ышанычлы урынга (үзеңә, киемгә) яшерергә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев