Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Язгы ташуга әзер булыйк

Хезмәтләр һәм ведомстволар язгы ташуга әзерлекне башлады.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия барлык мөмкин булган хәлләр турында фикер алышты һәм язгы чорда кешеләрнең сулыкларда куркынычсызлыгын тәэмин итү турында карар кабул итте. Шулай итеп, су басу куркынычы булган зонага дүрт торак пункт – Аксубай, Киса, Сөнчәле, Кәкре Күл, 82 йорт һәм 328 кеше эләгергә мөмкин. Кирәк булган очракта су басу урыныннан кешеләрне урнаштыру пунктлары җәелдереләчәк, тукландыру оештырылачак.

Тик кешеләр иминлегенә су басу куркынычы гына янамый.

Комиссия рәисе Станислав Зайцев, милекчелек формаларына карамастан, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләренә биналар түбәсеннән карны чистартырга кушты, биналарга, янгын гидрантларына һәм сулыкларга керү юлларын тәэмин итүне оештыруны йөкләде.

Җирлек башлыкларына да зур эш йөкләнә – гидропостлар оештырырга һәм көненә ике тапкыр суның күтәрелү дәрәҗәсен күзәтергә, елга буйларын куаклардан чистартырга, бозны кисүне, су үткәрү торбаларын чистартуны оештырырга кирәк.

Роспотребнадзорга үзәкләштерелгән һәм үзәкләштерелмәгән су белән тәэмин итү системаларында эчәргә яраклы су сыйфатын контрольдә тоту, ТКХга чистарту корылмаларында чистарту технологиясен кискен контрольгә алу һәм су белән тәэмин итү объектларын җитәрлек күләмдә реагентлар һәм зарарсызландыру чаралары белән белән тәэмин итү йөкләнгән.

МЧС, юл, газ хезмәткәрләре, энергетиклар һәм башка хезмәтләр язгы ташуга әзер. Гадәттән тыш хәлләргә юл куймас өчен, халыкка да активлык күрсәтергә кирәк: комиссия гражданнарны түбәләрне кардан чистартырга чакырды, шулай ук су ага торган урыннарны алдан ук билгеләргә һәм чистартырга кирәк. Эвакуация турында хәвефле сигнал алганда документларны су үтми торган пакетка җыярга кирәк. Кыйммәтле әйберләр, медицина аптечкасы, сезон буенча өс һәм аяк киемнәре комплекты, җылы кием-салым, туалет кирәк-яраклары салынган сумканы алдан ук хәстәрләргә – бары тик кирәкле әйберләрне генә алыгыз. Өйдән чыгып китәр алдыннан су зыян салырга мөмкин булган кыйммәтле әйберләрне югары катка яисә чормага күтәрегез. Суны, газны, электрны сүндерегез, җылыту мичләрен сүндерегез һәм ябыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев