Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Язгы кыр эшләренә техника тулы әзерлектә чыгачак

«Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалы мехмастерскоенда ремонт эшләре тулы куәткә бара.

Көзге кыр эшләре артта калды, әмма авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең ял итәргә вакытлары юк – алар язын басу-кырларга чыгачак авыл хуҗалыгы машиналарын һәм агрегатларны ремонтлау белән мәшгуль. Шул рәвешле, чананы җәен, арбаны кышын әзерлә, дигән гыйбарә «Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалында быел да актуаль булып кала. Бигрәк тә тимерче цехында. Мичтә ут яна, цехта тимерче Владимир Молоткин, шулай ук Әүхәт Вафин һәм Валерий Елистратов детальләрне эшче хәлгә китерәләр. Бүлекчә хезмәтчәннәре – үз эшләренең осталары. Бүген алар иртәдән кичкә кадәр машина-трактор паркында. Ә кыр эшләре чорында – һәркемнең үз бурычы.

Владимир Молоткин – ындыр табагында алыштыргысыз эшче. Ул орлык чистарту машинасын кыр эшләренә, яңа уңышны кабул итүгә әзерли, урып-җыю чорында аңа идарә итә, ашлык төяү һәм бушату эшләрен башкара. Машинист тимерче һөнәрен дә үзләштергән, иске детальләргә һәм узелларга яңа тормыш биреп, тимерче кораллары белән оста һәм җиңел идарә итә.

Әүхәт Вафин – механизатор. Иртә яздан кыр эшләре белән мәшгуль – трактор белән чәчә, культивация ясый, аннары терлек азыгы әзерләү һәм башка урып-җыю эшләрен башкара.

Валентин Елистратов та шулай ук кыр эшләре комплексында катнаша, теләсә кайсы агрочараны намус белән башкара. Узган җәйдә механизатор печән әзерләүдә яхшы күрсәткечләргә иреште.

– Язгы кыр эшләренә техника тулы әзерлектә чыксын өчен тиешенчә ремонт үткәрәбез. Безнең хезмәткәрләр һәр эштә дә ышанычлы, – ди филиал җитәкчесе Газыйм Шәрәпов. – Бүген техникаларны ремонтлауда тырышып эшлиләр, димәк, без язны ышанычлы каршылаячакбыз.

Сезон башыннан тугыз культиваторның өчесе, 40тан артык тырма (план буенча 180гә якын) ремонтланган. Моннан тыш, механизаторлар үзләренең тракторларын да көйләячәк. «Мюд»та техникаларны ремонтлау барышын республика комиссиясе тикшерде һәм әлеге эшнең оешканлыгына яхшы бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X