Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Язгы кыр эшләре кызу бара

Район кырларында язгы кыр эшләре тулы көченә бара.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күпьеллык һәм сабан культураларын тукландыру тулысынча тәмамланган, планлаштырылган мәйданның 80 процентында сабан культураларын тырмалау, яртысында туңга сөрелгән җирләрне тырмалау үткәрелгән. 
Быелгысы язда район игенчеләре алдында 24 мең гектардан артык мәйданга  сабан культуралары чәчү бурычы тора. Чәчү агрегатлары туктаусыз эштә, җир хезмәтчәннәре яхшы һава шартларыннан максималь файдаланырга тырышалар. Бүгенгесе көнгә 7,5 мең гектардан артык җир чәчелгән инде. Шул исәптән: 800 гектарга якын мәйданга –  сабан бодае, 700 гектарга – арпа, шулай ук борчак һәм вика, 600 гектардан артык мәйданга азык культуралары (берьеллык үләннәр һәм азык катнашмалары), 1,5 мең гектарга якын  җиргә техник культуралар (шикәр чөгендере, көнбагыш) чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев