Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Язгы көн – ел туйдыра

Районда язгы чәчү эшләре гөрләп бара.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматләре буенча, күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру һәм тырмалау тулы күләмдә башкарылган, диярлек. Хәзер зур темплар белән сабан  культураларын чәчү эше бара. 25 нче апрельга барлык чәчү күләменең 25 процентына төрле культуралар, ә планлаштырылган мәйданның 35 процентына язгы бөртекле культуралар чәчелгән.

– Район буенча чәчү эшләренең тулы фазасына кердек,- дип аңлатып үтте районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рөстәм Гатин.

Төп инвесторларның, мисалга “Волга-Селект”, “Аксу-Агро” авылхуҗалыгы предприятиеләре агрофирмалары кырларында ике сменалы эш оештырылган. Биредә механикалаштырылган звенолар тулы куәткә эшлиләр. Игенчеләрнең бүгенге бурычы -– җирдәге дымны саклап калу максатыннан язгы-кыр эшләрен кыска срокларда башкарып чыгу. Ни дисәң дә, чәчүне вакытында төгәлләүдән алынасы уңышның нинди булачагын игенчеләр бик яхшы аңлыйлар.

Кыр эшләрен районда беренчеләрдән булып “Аксу-Агро” агрофирмасы кыр хезмәтчәннәре башлап җибәрде. Быел 16 000 гектаргомуми мәйданның 7600 гектары  бөртеклеләр чәчү өчен, 2600 гектары техник культуралар, шул исәптән 1800 гектардан артыграк мәйданга шикәр чөгендере чәчү өчен, 3700 гектары азык культуралары чәчүгә өчен бүлеп бирелгән. Бүгенге көнгә хуҗалыкта өч мең гектарга якын мәйданда язгы бөртеклеләре  ике мең гектар арпа, ике йөз гектардан артык мәйданга борчак чәчелгән инде. Пар җирләре ике йөз утыз гектар җирне биләп торса, шуның бер өлешендә яшел ашламага бирелә.

Бу көннәрдә иң киеренке һәм җаваплы мизгелләрне “Нива” бүлекчәсе кичерә. Биредә көнне-төнгә ялгап шикәр чөгендере чәчү агрегатлары эшли.  Шикәр плантациясе 195 гектар җирне биләячәк. Кыр буйлап Юрий Молоткин һәм Константин Мельников идарә иткән ике чәчү комплексы эшләп йөри.

Төнге сменада аларны Юрий Ваструков белән Сергей Блинов алмаштыра. Алар артыннан Алексей Пайдаркин белән аның иптәше Александр Крайнов үз агрегатлары белән туфракны тигезләп баралар. Механизаторларның барысы да тәҗрибәлеләр, үз эшләрен намуслы башкаралар. Алар  иренмичә чөгендер игү технологиясен дә аңлатып бирделәр.

Эшкәртелгән чөгендер орлыкларын чәчү агрегатлары араларын 18-20 сантиметр калдырып, ике сантиметр тирәнлеккә чәчәләр. Чәчү алдыннан туфракны эшкәртеп, ашлама керткәннәр. Татлы тамырлар зур булып үсеп яхшы уңыш бирсеннәр өчен, барлык чаралар да күрелгән. Бүлекчә управляющие Михаил Васильев кырдан кайтып та керми.

Ул эш процессын контрольдә тота, ындыр табагыннан чәчүлек орлык ташый. Без сөйләшкән арада бирегә Николай Таиркин идарә иткән ягулык машинасы килеп туктады. Механизаторлар шул арада берничә генә минутка җыелып, эш барышы хакында сөйләшеп алдылар. – Һава торышы яхшы, кәеф күтәренке, шундый матур көндә эшләү үзе бер рәхәт, - дип шаяртып та алдылар әле. – Эш оешкан рәвештә график буенча бара. Бу кырда механизаторлар икенче көн эшлиләр инде. Кичә норманы арттырып, 42 гектар җирдә чәчү эшләрен башкардылар, - дип сөйли Михаил Васильев.

 “Аксу Агро”ның чөгендер җирләре “Сөлчә”, “Нива” һәм “Нур”бүлекчәләрендә урнашкан. Бүгенгесе көнгә алты йөз гектардан артык мәйданга тамыр орлыклары чәчелгән. – Җир участоклары төрлечә өлгерә, - дип аңлатма бирә баш агроном Илхать Яруллин. – Ә кешеләргә килгәндә, аларның һәркайсы мактауга лаек, барысы да  намуслы хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев