Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Язгы чәчүгә әзерлек бара

2019 елның язында район игенчеләренә 2940 тонна арпа, 725 тонна солы, 350 тонна борчак, ягъни барлыгы 5200 тоннадан артык сабан культуралары чәчәргә кирәк булачак.

Шуңа орлык материалының бөтен күләме фитопатологик анализ узарга тиеш. Киләсе уңышны формалаштыру эше язгы чәчү кампаниясе башланганчы ук башлана.  

Игенчелек буенча һәр белгеч бүген орлыкларның нинди хәлдә булуын, нинди  авыруы барын белергә тиеш. Агрономнар раславынча, үсемлек авыруларының 60 проценты орлыклар аша тапшырыла. Зарарланган, сыйфатсыз орлыкларны чәчү уңышның түбәнәюенә китерүен  аңлау өчен кырчылык өлкәсендә белгеч булырга кирәкми.  

–  Соңгы елларда сабан культуралары орлыкларында альтернариоз инфекция һәм күгәрек гөмбәләр өстенлек итә, – дип сөйли Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Аксубай бүлеге начальнигы Габдерәшит Гыйльметдинов. - Зарарлану басуда, чәчәк ату вакытында да күзәтелә. Алга таба, ашлык саклауның нормаль шартларын боз ганда, альтернариоз үсемлекләрнең продуктлылыгына тискәре йогынты ясый торган токсиннар китереп чыгарырга сәләтле. Булачак уңышка шулай ук күгәрек гөмбәләр дә зур зыян сала. Алар орлык өлгереп җиткән урып-җыю чорында имгәнгән орлыкларда һава дымлылыгы югары булганда үсә. Орлыкларга фитопатологик анализ үткәргәндә генә орлыкларның йогышлы авырулар белән зарарлану процентын билгеләргә һәм саклау тактикасын эшләргә мөмкин.

Хәзерге вакытта безнең бүлек белгечләре нәкъ менә шуның белән мәшгуль. Кыш уртасыннан Россия Авыл хуҗалыгы үзәгендә орлыкларга фитопатологик анализ үткәрү буенча киеренке эш башлана. Аның нәтиҗәләре буенча орлык материалының зарарлану дәрәҗәсе һәм төре, үсү энергиясе, тишелеп чыгуы, беренче үсешнең озынлыгы, тамырларның саны һәм озынлыгы билгеләнә. Махсус кәгазь полосаларда тишелеп чыккан үсентеләр орлыкта авыру бармы-юкмы, аңарда  тормыш көче ни дәрҗәдә булуы хакында төгәл мәглүмат бирә. Бу мәгълүматлар буенча белгечләр агрономнарга чәчү тирәнлеге һәм сроклары, химик, биологик агулагычларны сайлап алу буенча киңәшләр бирәләр. Шул рәвешле хуҗалыкларда орлык материалын нәтиҗәле итеп сакларга мөмкинлек тудыралар.

Беренче категорияле агрономнар  - Айсылу Зәйдуллина, Раҗия Сабитова  һәм Гөлсинә Мәгыйзова  үз эшләренең чын осталары. Аларның эш кораллары - микроскоп, төрле савытлар, чәчү өчен җайланмалар. Алар үз эшләрен тиз  һәм төгәл башкаралар. Без уңыш язмышы игенчеләрнең киеренке хезмәтенә бәйле дип уйларга күнеккән, әмма икмәк язмышында әнә шундый ак халатлы орлык белгечләренең дә өлеше зур икән.  - Орлык материалын чәчүгә әзерләүгә фәнни яктан якын килеп, барлык технологияләрне дөрес итеп кулланганда, яхшы уңыш алырга мөмкин, – дип ышаныч белдерә Габдерәшит Гыйльметдинов. - Үсемлекләрне саклау өчен акча кызганмаган  хуҗалыкларда бу максатларга салынган  һәр сум берничә тапкыр акланачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев