Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Язгы чакырылыш тәмамланды

Аксубай районыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның соңгы партиясе ТР Хәрби комиссариатының чакыру пунктына юл тотты.

Аның составында: Яңа Үзидән Булат Зарифуллин, Чуаш Енорускиносыннан Степан Исаншин, Иске Тимошкинодан Николай Кузьмин, Иске Ильдеряктан Игорь Уфандеев, Яңа Тимошкидан Андрей Петров, Урмандееводан Николай Федоров, Сидул - Ерыклыдан Денис Якличев һәм Аксубайдан Вадим Никитин.  Егетләр физик яктан нык һәм көчле, мораль яктан да сафка басарга әзер. Алар һөнәр үзләштерергә, кайберләре эшләргә дә өлгерделәр инде. 

Традиция буенча егетләрне тантаналы шартларда озаттылар. Озату уңаеннан митингта хәрби хезмәткә чакырылучыларның якын туганнары, район оешмалары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. 

– Үзенең сугышчан әзерлеге буенча  Россия армиясе дөнья стандартларына туры килә һәм сезгә анда хезмәт итәргә кирәк, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Мондый уллар үстергән ата-аналарга ихлас рәхмәт әйтәсе килә. Ә сезгә, балалар, бик яхшы хезмәт телим. Туган якка кайткач, бер елдан соң без бергәләп район үсеше өчен эшләячәкбез. Бүген районда яшь кешеләрне авылда калдыру буенча программалар эшли, сезгә дә аларда катнашырга, туган җирегездә яшәргә һәм эшләргә булачак.

Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов булачак сугышчыларга үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Ул егетләргә иминлек чаралары турында искәртте, эшләрендә уңышлар теләде. Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин юл алдыннан соңгы киңәшләрен җиткерде.
Озатыр алдыннан яңа солдатларга символик бүләк – кул сәгатьләре тапшырылды.

Людмила Жаренова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев