Аксубаево
  • Рус Тат
  • Язга әзерләнеп, көздән сөрәләр

    Район кырларында бер мөһим агрочара шулай ук җаваплы икенчесе белән алмашына.

    Игенчеләр быелгысы уңышны җыеп, киләсесе турында бүгеннән кайгырталар. Көн кадагындагы бурычлар арасында – туфракны көздән әзерләү. Бу агрочара план буенча 45500 гектарда үткәрелергә тиеш. Район аграрчылары бүгенге көнгә 43200 гектар мәйданда (план күрсәткеченә карата 95 процент) туфракны төп эшкәртү үткәрделәр. «Актай» ҖЧҖ кырчылары көзге сөрүне соңгы гектарларда алып баралар.

    «Аксу Агро» ның механикалаштырылган бригадасы план буенча 16 мең гектар булган мәйданның 13 мең гектарында төп эшкәртү үткәргән. «Аксубай», «Волга-Селект» агрофирмаларында да туңга сөрү югары темпта бара.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: