Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Язга нинди һава торышы?

Язын узәк урамнардан алып кырыйга кадәр су басачак дип фаразлый. Районның җирле пунктлары су объектлары белән янәшә тора бит.

Аксубай районы гидрометеорологы, Әхтәм Гайфетдинов әйтүенчә, быел яз соңарып апрель башында киләчәк. Ун  елдан артык  ул һәркөнне прибор ярдәмендә явым-төшем төшү дәрәҗәсен үлчәп бара. Көндез һәм төнлә минималь һәм  максималь температураны тикшерә, су һәм һава мохитендәге процессларның үзара бәйләнешен өйрәнә. Уртача температураны исәпли, аларны таблицада теркәп  бара һәм шуннан чыгып һава торышын фаразлый. 

 – Бүгенге көндә явым-төшемнәр алдагы еллар белән чагыштырганда 15-20 процентка кимрәк, әмма нормадан артып китә, – дип шәрехләде Әхтәм Минабетдин улы. 30еллык  уртача температура мәгълүматлары нигезендә, яз җылы, әмма озакка сузылучан булыр дип көтелә. Ә җәйге чорда туфракның артык дымлылыгы аркасында салкын булачак, әмма майдан июньгә кадәр яхшы яңгырлар вәгъдә ителә. Мондый яз игенчеләр өчен бик уңайлы.

Әмма язгы җылылыкның икенче ягы – ташу ягы да бар. Коткаручыларның язгы ташуга фаразлары нинди? 

– Апрельгә районның дүрт торак пункты су астында калу куркынычы бар, – дип хәбәр итте янгын-коткару гарнизоны башлыгы Руслан Ибляминов. – Бу Аксубайның Набережная, Набережная 2, Сөлчә, Кирпеч заводы урамнары. Сөнчәле, Кәкре Күл  һәм Киса торак пунктларында су басу куркынычы азрак. Нигездә, су басу зонасында су объекты янында урнашкан  96 йорт, 383 кеше, шул исәптән 37 бала һәм 27 өлкән кеше бар. Районның зур билгеләнешкә ия объектларына һәм икътисад  зоналарына су басу куркынычы янамый. Су басу зонасында автомобиль юлларының кайбер участоклары, түбән су күперләре һәм гидротехник корылмалар да урнашкан. 

Һичшиксез, язның килүе котылгысыз. Язны кояшлы матур көннәргә һәм аның җылы нурларына сөенеп һәм, әлбәттә,  резин итекләрдә каршы алырга кирәк. Аякларның юешләнүе салкын тиюгә бер адым булып тора. Исегездә тотыгыз, яз иң алдагыч чор. Авырып китү очраклары берничә тапкырга артырга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев