Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яз рухландырды

    Федоровка интернат-йортында яшәүчеләргә күңелсезләнергә ирек бирмиләр.

    Атна дәвамында берничә чара үткәрергә мөмкиннәр. Бай фантазияле мәдәни чаралар оештыручы Лилия Лукина бу юлы әлеге йортта яшәүчеләргә шигырь иҗат итү өлкәсендә үзләрен сынап карарга тәкъдим итте. “Мин шигырь язам” конкурсына социаль хезмәт  алучылар рәхәтләнеп кушылды. Шунысы кызык, әлеге конкурста күбесенчә ир-атлар катнашты. Күрәмсең, яз  рухландырган. 

    Шигырьләрнең тематикасы ирекле иде.  Конкурста катнашучылардан бары тик, шигъри юлларының рифмага туры килүе генә  таләп ителде. Нәтиҗәдә барлык катнашучылар да бирелгән биремне төгәл үтәделәр һәм мәдәният хезмәткәреннән истәлекле бүләкләр алдылар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: