Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яз һәм хезмәт бәйрәмендә

Иртәдән үк үзәк мәйданда район мәктәпләре укучылары, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре, Аксубайга кайткан яшь кунаклар җыелды.

Күңелле музыка яңгырады. Яшь биючеләр флешмобы бәйрәм кәефе бүләк итте.
Асфальтта рәсем ясау – балаларның иң яраткан шөгыле. Мәктәптән тыш эшләр үзәге игълан иткән бу бәйгедә сабыйлар теләп катнаштылар. Ярты сәгатьтән соң мәйданны танырлык түгел иде: ул балалар сәнгате галереясенә әверелде. Монда көнкүрештә балаларны әйләндереп алган җылылык – чәчәкләр дә, өйләр дә, кояш та, диңгез дә, кораблар да, дельфиннар да бар иде. Жюри бәйгегә нәтиҗә ясады, җиңүчеләрне бүләкләде.
Уеннар бәйгесе хисләр дулкыны тудырды. Программада – бәйгеләр, команда уеннары, шаян эстафета. Ә җиңүчеләрне һәм аерылып торучыларны бүләкләр көтте.
Хезмәт ияләре бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Мәйданда музыка тынмады, сәүдә палаткалары пәйда булды, тәмле шашлык исе таралды.
Сәхнәдә Аксубайның иң яхшы үзешчән җырчылары һәм биючеләре чыгыш ясады. Аксубайлыларны һәм кунакларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.
– Беренче май – район үсеше өчен куйган фидакарь хезмәт бәйрәме ул, – дип билгеләп үтте Камил Камал улы. – Быел безне район үзәген төзекләндерү буенча зур эшләр, үзгәрешләр көтә. Бистәне бергәләп ямьләндерик.
Район җитәкчесе бәйрәм катнашучыларына иң изге теләкләрен белдерде. Халык шатланды, биеде, артистларга кушылып җырлады, ял итте. Мәйданда музыка озак яңгырап торды – концерттан соң ачык һавада дискотека уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев