Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Явыз ниятле штраф түләмәүчене эшләргә мәҗбүр иткәннәр

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре явыз ниятле кагыйдә бозучыларны рейдларда патрульлек иткән вакытта ачыклыйлар.

Ел башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләмәгән 51 кеше җәзага тартылган. Бер материал буенча мәҗбүри эшләр, ә калганнары буенча ике тапкыр күләмдә административ штраф билгеләнгән. Административ закон нигезендә штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Штрафны билгеләнгән срокта түләмәү түләнмәгән сумманың ике тапкыр күләмендә административ штраф салуга китерә. Суд карары буенча штраф түләмәүчеләргә карата административ кулга алу, яисә мәҗбүри эшләр кулланылырга мөмкин.

Шулай ук штраф түләүдән качып йөрүче машина йөртүче Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукында чикләнергә мөмкин. Бурычны түләттерүдә транспорт чарасына арест салу һәм соңыннан аны бурычны каплау өчен сатып җибәрү кебек чара да актив кулланыла.

Күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, ТР ЭЭМның Дәүләт автомобиль инспекциясе административ штрафларны вакытында түләргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев