Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яшьләргә һәрвакыт юл ачык

Районда эшләп килгән яшьләр берләшмәләренә теләүче һәркем керә ала.

Һәркем волонтер була ала. Монда һөнәрләр дә, дөньяга караш та мөһим түгел.

Волонтерның төгәл билгеләнеше һәм иреклеләр эшчәнлегенең мөмкин булган максатлары «Хәйрия эшчәнлеге һәм иреклелек (волонтерлык) турында» Федераль канунда язылган.

Аксубай районында эшләп килгән яшьләр берләшмәләренә мәктәп укучыларының һәм район студентларының күпчелеге керде инде.

Коронавирус пандемиясе вакытында халыкның күпчелеге үзчикләүдә калырга мәҗбүр булды һәм аерым ярдәмгә мохтаҗ иде. Һәм монда волонтерлар ярдәмгә килде, коронавирус пандемиясе вакытында аларның эше яңа юнәлеш алды.

Александра Мокроусова Аксубайда “Чиста булачак” яшьләр экология хәрәкәтен җитәкли. Оешма эшчәнлеге гражданнарны экология мәсьәләләрен хәл итүгә һәм табигатьне саклау эшчәнлеген оештыруга актив җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Анастасия Чернышева – Аксубай районында Балалар оешмасы советы филиалы җитәкчесе. Бу барлык республикада балалар хәрәкәте үзәген координацияләүче Татарстанда эре балалар иҗтимагый оешмасы.

Безнең районда Аграр яшьләр берләшмәсен Андрей Бикмуллин тәкъдим итә. Оешма эшчәнлеге авыл яшьләренең социаль һәм икътисадый активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Анна Архипова – Татарстанның Җиңү волонтерлары хәрәкәте җитәкчесе. Хәрәкәт активистлары бөтенроссия һәм халыкара акцияләр үткәрәләр, ветераннар турында кайгырталар, истәлекле урыннарны төзекләндерүдә катнашалар. Аларның эшчәнлеге кызыклы форматлар белән Россиянең заманча казанышларын популярлаштыруга юнәлтелгән.

Алена Селиванова – 3 нче Аксубай мәктәбе педагогоештыручысы. Параллель рәвештә ул гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр оешмасы кысаларында эш алып бара, аның эшчәнлеге үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, балаларны аларның мәнфәгатьләренә нигезләнеп үстерүгә. Шулай ук мәктәп укучыларының ялын һәм мәшгульлеген оештыруга юнәлтелгән.

Районда шулай ук сәләтле балаларны һәм үсмерләрне берләштергән Сәләт яшьләр оешмасы эшләп килә. Бүгенге көндә ул республиканың иң эре оешмаларының берсе.

 Теләгән һәркем бер яисә берничә берләшмәгә керә ала. Моның өчен бары теләк кенә кирәк. Ә бит волонтерлык – ул барыннан да элек күнекмә алу һәм киләчәк хезмәт баскычы өчен элемтәләр урнаштыру, шулай ук яңа дуслар, фикердәшләр табу, ниндидер яңалыклар үзләштерерү мөмкинлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев