Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яшьләр мохитендә өлкәннәр проблемалары турында

Башкарма комитетта террорчылыкка каршы комиссиясенең мәгълүмати- пропаганда төркеме утырышында экстремизмга һәм терроризмга каршы тору турында сөйләштеләр.

Ул «Кибердружина» эш төркеме белән берлектә үтте. Хезмәтләр һәм ведомство вәкилләре яшьләр мохитендә өлкәннәр проблемалары турында сөйләштеләр. Балаларның интернет челтәрендә контрольсез булуы, яшүсмерләрнең сәламәтлегенә эмоциональ йогынты ясарга мөмкин булган социаль челтәрләрдәге төркемнәрне күзәтү мәсьәләләре каралды.

– Мин, әти буларак, вакыт-вакыт балаларның телефоннарын кулыма алам, – дип уртаклашты башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев. – Һичшиксез, баланың шәхси мохите булырга тиеш, тик контроль барыбер кирәк.

«Кибердружина» җитәкчесе Динә Ибляминова тагын бер кат искә төшергәнчә, баланың интернетта нәрсә каравын, нинди сайтларга керүен күзәтү өчен бик күп пргораммалар бар. Чөнки ата-аналар контроле программалары, контентны карауга запрос җибәреп, баланың интернетка һәр керүе турында хәбәр итә. Бу баланың куркынычсызлыгы һәм психоэмоциональ сәламәтлеге гарантиясе.

Утырышта 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләрен карадылар, мәгълүмати-пропаганда төркеме составына үзгәрешләр керттеләр, бурычлар һәм аларны хәл итү юлларын билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев