Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яшьләр көнен билгеләп үтүгә яңгыр комачауламады

Яңгырлы һава торышына карамастан, район үзәгендә Яшьләр көне гөрләп узды.

Яшьләр бәйрәме ел саен 27 июньдә билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан район үзәгендә бәйрәм концерты булды. Һава торышы үз төзәтмәләрен кертү аркасында ачык һавада булырга тиешле концерт район мәдәният йортында тәкъдим ителде.

Залда иң актив һәм иң тугрылыклы яшьләр җыелган иде. Алар хөрмәтенә район артистлары үзләренең иң матур җырларын башкардылар. Алкышлар тынып тормады. Район башлыгы Камил Гилманов исеменнән дә котлаулар һәм теләкләр яңгырады.

– Исегездә тотыгыз, безнең республика – зур мөмкинлекләр территориясе. Без яшьләр өчен яңа эш урыннары булдырабыз, яңа иҗтимагый киңлекләр төзибез. Республика җитәкчелеге яшьләргә һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша. Чөнки яшьләр – безнең киләчәгебез. Яшьлекнең мөмкин кадәр ялкынланып узуы мөһим. Үз-үзегезне, үз урыныгызны табуыгызны, ә сайлаган һөнәрегез шатлык һәм ләззәт алып килүен телим. Яңа үрләргә ирешегез. Яхшы кәеф һәм тормышыгызда уңышлар сезгә!

Төп сәхнәдә намуслы хезмәтләре, ТР Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашырудагы казанышлары, актив тормыш позициясе, массакүләм чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм итүләре өчен «ФОРПОСТ» иҗтимагый тәртип саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиесе үзәге директоры Динә Ибляминовага һәм җәмәгать эшлеклесе Анна Борисовага Аксубай районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Моннан тыш, яшь активистлар Лилия һәм Ләйсән Сруровалар, Анна Архипова, Зөлфия Мәхмүтова, Дарья Архипова, Алсу Хөснуллина, Рената Латыйпова, Анастасия Ильина һәм Адель Садыйков башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Алар – туган яклары өчен җан аткан, кешеләр бәхетле яшәсен өчен барысын да эшләргә әзер булган район укучылары.

Кичә ахырында сәхнәгә Казаннан килгән артистлар чыкты. Кавер-төркем рус һәм татар телләрендә җырлар башкарды. Залда утырган яшьләр аларга кушылып җырлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев