Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яшьләр фикерен хупладылар

В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы эгидасы астында күләмле чара узды.

Үз бистәсе, районы тормышында актив катнашучы 100дән артык мәктәп укучысы, укучыларның проблемалары турында фикер алышыр өчен яшь гражданнар Форумына җыелды. Форум эше барышында балалар тугыз юнәлеш – мәдәнияттән алып патриотик тәрбия бирүгә кадәр булган темалар буенча кызыклы фикер алыштылар.

Балалар Советы оешмалары вәкилләре коммуникацион тренинглар, мастер-класслар үткәрделәр, балаларны дискуссиягә чакырдылар, ә укучылар үз фикерләрен кыю җиткерделәр һәм проектларны якладылар. Яшь буын тәкъдим иткән районны үстерү буенча иң яхшы идеяләр пленар утырышта тикшерелде.

Утырышка шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев чакырулы иде. Алар балаларның күпчелек идеяләрен хупладылар һәм ТР Яшьләр министрлыгы вәкилләренә актив эш өчен рәхмәт белдерделәр.

– Без сезнең барлык игелекле башлангычларыгызны хупларга әзер, – диде Сергей Витальевич, форум катнашучыларына мөрәҗәгать итеп. – Бүгенге көндә Татарстанда яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Иң мөһиме, сезнең ихлас күңелдән туган район, республика, ил иминлеге белән кызыксынуыгызны телим.

Иң яхшы педагоглар һәм активистлар Татарстан Республикасы балалар хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев