Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Яшьлек» спорт залында баскетбол буенча ярышлар дәвам итә.

2007 елда туган үсмерләр арасында баскетбол буенча Аксубай районы Ачык беренчелегендә район мәктәпләрендә тәрбияләнгән спортчылардан торган сигез команда катнаша.

Район үзәгенең 3 нче номерлы һәм В.Тимирясов исемендәге 1 нче номерлы мәктәпләре командалары өченче урын өчен көрәштә очрашты. Тренерлар Семен Яругин һәм Зоя Шихранова кулы астында шөгыльләнгән өченче мәктәп укучылары, физкультура укытучысы Сәяр Кәлимуллин тәрбияләгән спортчыларны 10:2 исәбе белән җиңеп, бронза призер булдылар.

Финал уеннарында Иске Ильдеряктән тренер Владимир Альметкинда һәм МЮД поселогыннан тренер Рәис Бикуловта тәрбияләнгән үсмерләр очрашты.

Беренче минутларда ук «уенны үз кулларына алган» искеильдеряклеләр, очколар исәбендә зур аерымлылык белән алга чыктылар һәм шул рәвешле көндәшләрен пьедесталның икенче баскычында калдырып, 36:10 исәбе белән беренче урынны лаеклы яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев