Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яшь талантның уңышы

    Аксубай районы вокалчылары республика конкурслары һәм фестивальләрендә һәрвакыт уңышлы чыгыш ясыйлар.

    Район мәдәният йорты вәкилләре дә алардан калышмыйлар. Вокал серләренә өйрәтүче Марина Царегородцева үз тирәсенә талантлы кешеләрне җыйган. Бу педагогта тәрбияләнгән балаларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмәләр.  

    Күптән түгел район вәкилләре «Созвездие - йолдызлык» ачык республика эстрада сәнгате конкурс-фестивалендә катнаштылар. Марина Царегородцева әзерләгән яшь йолдызчык - Варвара Панюкова әлеге конкурста икенче урынга лаек булды.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: