Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яшь сугышчы мәктәбен үттеләр

Аксубай үсмерләре өйрәнү-кыр җыеннарында булып кайттылар.

Җыеннарда районның 13 мәктәбеннән унынчы сыйныфны тәмамлаган 63 укучы катнашты. 26 май көнне җыеннар тантаналы ачылды.

– Өйрәнү-кыр җыеннары – ул 10 нчы сыйныфны тәмамлаган барлык Аксубай егетләре өчен ел саен үткәрелә торган чара, – дип шәрехләде мәгариф бүлеге методисты, җыеннар кураторы Юрий Мишин. – Җыеннар тормыш иминлеге нигезләрен өйрәнүне төгәлләү этабы булып тора һәм өйрәнүләр һәм гамәли өлешне үз эченә ала.

Үсмерләр биш көн дәвамында үзенә күрә кыска вакытлы сынау үттеләр, хәрби хезмәт күнекмәләрен үзләштерделәр. Болар сафка тезелеп басу, пневматик винтовкадан ату, автоматны сүтеп-җыю, беренче ярдәм күрсәтү, каршылыклы киртәләр һәм башкалар. Кагыйдә буларак, өйрәнү-кыр җыеннары Кәкре Күл авыл җирлегенең “Старица“ дип аталган урынында үтте. Балалар белән район башлыгы Камил Гилманов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров, мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев, запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов очрашты. “Яшь сугышчы мәктәбен“ узган егетләрнең армиядә Аксубай районы йөзенә кызыллык китермәүләренә ышанычлары камил аларның.

Гадәтләнгән дәресләр урынына укучылар физик, утлы, тактик әзерлек үттеләр. Старицада булган вакытта алар хәрби устав белән таныштылар, солдатларның бурычлары турында белделәр, корал белән эш итәргә, зарарланган җирлектә нинди чаралар кулланырга кирәклегенә, зыян күрүчегә ничек беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр, Калашников автоматыннан атуда көч сынаштылар. 

Һава торышы бу юлы да “курсантларны“ сөендермәде. Төньяк-көнбатыштан  бертуктамый искән көчле җил, черки, төнлә температураның  минус 2 градуска кадәр төшүе дә, хәтта юынгычлардагы су туңды, егетләрне өркетмәде, алар  бөтенесенә түзделәр. ТИН фәне укытучылары яшь армиячеләр белән янәшәдә булып, бөтен авырлыкларны  бүлештеләр. Өйрәнү-кыр җыеннары җитәкчесе Алексей Никитинга һәм штаб җитәкчесе Юрий Макаровка район башлыгы чараны ябу тантанасында Рәхмәт хатлары тапшырды. Турникта тартылуда Рәфис Бикушев (Иске Ибрай мәктәбе)  иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, ул шулай ук марш-ыргылышта да җитезлек күрсәтте, граната ыргытуда Дмитрий Чудиновка (Иске Тимошкино мәктәбе) тиңнәр булмады. Каршылыклар киртәсен беренче булып Алексей Бульбов (Иске Тимошкино мәктәбе) үтте.  Илсур Сафиуллин (Түбән Татар Майнасы мәктәбе) автоматны бөтенесеннән дә тизрәк сүтте һәм җыйды.

Россия Федерациясе гимны астында әләмне төшерү хөрмәте җыеннарда иң күп бүләк яулаган искетимошкинолыларга бирелде. “Арыдыгызмы? Өйгә кайтасыгыз киләдер?“ дигән сорауларга, үсмерләр бертавыштан: “Юк. Тагын бер атнага калыр идек“ дип җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев