Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яшь китап укучылар кул эшләренә дә оста

Яшь китап сөючеләрне кышкы салкын көннәр дә куркытмый.

Балалар Сөнчәле авыл китапханәсенә вакытны кызыклы итеп үткәрү өчен киләләр. Китапханәче алар белән төрле чаралар – конкурслар, викториналар үткәрә. Бер көнне ул кышкы мастер-класска багышлады. Балалар үзләренең яраткан бәйрәмнәре турында сөйләделәр. Бәйрәмнәрдә якыннарыңа үз кулларың белән ясалган эшләнмәләрне бүләк итәргә була. Алар бу идеяне тормышка ашырдылар.

Үзләренең нәни куллары ярдәмендә, картон, төсле кәгазьләр, җилем кулланып, төрле эшләнмәләр, әкият геройларын, Кыш бабай белән Кар кызын ясадылар. Эш барышында балалар чын-чынлап бәйрәм кәефе белән әсәрләнделәр. Чара тәмамлангач, ясалган эшләнмәләрен якыннарына бүләк итү өчен, үзләре белән алып киттеләр.

 

Фото: Сөнчәле авыл китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев