Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яшь китап укучылар кошлар турында кайгырталар

Кыш көне кошларга исән калу бик авыр.

Орнитологлар раслаганча, канатлы дусларыбызның күп өлеше кышкы салкыннарда, бураннарда ачтан һәлак була. Аларга калын кар астыннан җим табуы кыен. Кыска кышкы көннәрдә алар тамак ялгарга өлгерми, агач ботаклары еш кына боз катламы белән каплана, шул рәвешле агач кайрысы астыннан бөҗәк эзләү кыенлаша.

Яңа Дума авыл китапханәсе китапханәчесе яшь китап укучылар белән безнең якларда кышлаучы кошлар турында әңгәмә үткәрде, аларга җимлекләрнең ни өчен кирәклеге турында сөйләде. Балалар канатлы дусларга ярдәм итәргә булдылар. Алар үз куллары белән җимлекләр ясап, кошлар очып килсен һәм ашый алсын өчен, агач ботакларына элделәр.

Фото: Яңа Дума авыл китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев