Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яшь – киртә түгел

    Районда Лидия Горбунованы белмәгән кеше юктыр, мөгаен.

    Педагогика берләшмәсе бүгенгесе көндә дә аның методик эшләрен куллана һәм аны зирәк, акыллы, талантлы укытучы буларак белә. Аның педагогика стажы – 45 ел. Лидия Васильевна педагогик эшчәнлеген 1970 елда Яңа Тимошкино мәктәбендә башлаган, аннары туган авылы Иске Ильдеряк мәктәбенә күчкән.

    35 ел – физкультура укытучысы һәм 41 ел тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та эшен ташламаган, тагын 9 ел гомерен мәктәпкә багышлаган.

    – Эштә хезмәт һәм спорт тәрбиясе төп юнәлешләр булды, – дип белдерде педагог.

    Лидия Горбунова районда һәм республикада беренче булып “Сәламәтлек“ программасын эшләгән һәм гамәлгә керткән. Әлеге программа укучыларны сәламәт яшәү рәвеше һәм үз-үзләрен тәртипле тоту турындагы мәгълүмат белән генә таныштырып калмый, ул укучыларда  үз алдыңа максат кую һәм тормыш стилен сайлау осталыгын тәрбияләүгә юнәлтелгән.

    Спорт өлкәсендә – Лидия Васильевна актив ветераннар лидеры, сәламәтлек төркеме җитәкчесе. Бердәм күнегүләр ясау вакытында пенсионерлар физик әзерлек буенча бөтен комплексларны башкаралар – йөгерүдән башлап гимнастика залында яки йөзү бассейнындагы күнекмәләргә кадәр.

    Спорт-сәламәтләндерү төркемендә катнашучылар спорт белән шөгыльләнеп,  сәламәтлекләрен арттыралар, үзләренә яхшы кәеф һәм позитив өстиләр. 
    Һәм менә берничә ел инде Лидия Горбунова – туган якны өйрәнүчеләр арасында үз кеше.

    Ул – Иске Ильдеряк авылында музей булдыру инициаторы һәм хәзер инде аның саклаучысы да. Музей экспонатлары 30 елдан артык тупланган. Бу эштә җитәкчелек тә, авыл кешеләре дә ярдәм иткән. Музей элеккеге мәдәният йорты бинасында урнашкан.

    Монда  борынгы заманнан алып бүгенгесе көнгә кадәр авыл тарихы саклана. Ә экспонатлар саны инде 3000 нән артып киткән. Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда очрашулар даими  уздырыла, укытучылар монда тарих дәресләрен үткәрәләр. Балалар, музейда булып кайтканнан соң, бу хакта  ата-аналарына да сөйлиләр. Музей гаиләләр өчен ял вакытын уздыру урынына да  әверелгән.

    – Лидия Васильевнаны яңалыклар белән хәбәрдар булу омтылышы аерып торды, – дип сөйли Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин. – Ул балалар, хезмәттәшләре, ата- аналар өчен – дус, ветераннар өчен – өлге булды. Аның уңыш сере – эчкерсезлектә, киң күңелле булуында. 
    – Ә бассейн һәм спорт комплексы – минем  бөтен күңелем белән ял иткән, яраткан урыннарым, – ди Лидия Горбунова.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: