Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яшь гвардия Кубогына турнир

Волейбол буенча ярышларда районның сигез хатын-кызлар командасы катнашты.

«Юность» универсаль спорт залында хатын-кызлар командалары арасында Яшь гвардия Кубогына турнир узды. Ярышлар яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин, Аксубай муниципаль районының «Яшь гвардия» бүлеге җитәкчесе Анна Борисова һәм «Юность» УСЗ директоры Радик Мостафин катнашында узды.

Турнирда районнан сигез команда көч сынашты. Алар арасында яшь спортчылар да, тәҗрибәлеләре дә бар иде. Ярышларның төп хөкемдары Анна Борисова булды.

Сигез командадан бары дүртесе генә финалга узды. Савгач мәктәбе кызлары бәхәссез җиңүчеләр булдылар. Матур уен, җитезлек күрсәткән Иске Савруш мәктәбенең кызлар командасы икенче урынны яулады. Аксубай мәгариф бүлегенең «Динамо» командасы бронза призер булды.

 

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X