Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яшәү өчен көрәштә

    Татарстанда 26 майдан 27 июньгә кадәр наркотик матдәләрне явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» операциясе уза.

    Айлык кысаларында оператив-эзләү һәм профилактик чараларның тулы бер спектры уздырылачак. Әйтик, республика юлларында наркотик исереклек халәтендә транспорт чаралары белән идарә итүче затларны ачыклау буенча, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында берничә чара уза. Мәктәп яны лагерьларында мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә, массакүләм спорт ярышлары оештырыла.

    Татарстанның иҗтимагый оешмалары тәмәке, алкоголь һәм наркотиклар куллануга бәйле проблемалар буенча балаларга, ата-аналарга һәм педагогларга психологик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итәчәк.

    Әгәр сездә наркотиклы матдәләрне таратучы яки үстерүче затлар турында хәбәр булса, 2-72-06, 2-79-74, 89178510202 телефоннары буенча шалтыратып  әйтегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: