Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ярты миллион сум кредит акчасын мошенникларга күчергән

Районда яшәүче бер ханым мошенникларга 500 мең сум акча күчергән.

Мошенникларның кешеләрне мондый схема буенча алдаулары турында без берничә тапкыр яздык инде. Шалтыратучы үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра һәм хатын-кызга аның исеменә кредит рәсмиләштерелүе хакында хәбәр итә. Һәм, әлбәттә инде, мошенникларны ачыкларга ярдәм итәчәген дә әйтә. Моның өчен ханымны кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны өлешләп төрле телефон номерларына күчерергә ризалаштыра, барлык сумма кире кайтарылачак һәм урлаучылар табылачак, дип ышандыра.

Аерым гражданнарның чит кшеләргә ышанулары таң калдыра. Шәхси максатлар өчен алар бер генә сум да кредит алмаслар иде, мөгаен. Кешеләр, янәсе, гаеплеләрне җәзага тарту һәм дөньяны алдакчылардан чистарту өчен гаделлек хисен тоепмы яисә психологик йогынтыга биреләләрме – аларның уйламыйча эшләнгән гамәлләре тикшерүчеләр өчен дә сер булып кала.

– Кешеләр кредит алалар һәм аны еллар буе түләргә мәҗбүр, чөнки банклар белән килешү төзиләр, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчесе Фәзилә Низамова. – Гражданнарны уяу булырга чакырабыз. Телефоннан шалтыратуларга ышанмаска. Онлайн кредитлар – бу инде яңалык түгел. Тик кредитны рәсмиләштерер алдыннан мәгълүматларны тикшерергә кирәк. Әгәр шалтыраталар һәм кредит тәкъдим итәләр икән – сөйләшүне өзәргә һәм банкка шалтыратырга яки шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев