Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ярты гасырлык бәйрәмне бергәләп билгеләп үттеләр

Түбән Баланда авыл клубы илле еллыгын билгеләп узды.

Ул ярты гасыр авыл мәдәниятенең генә түгел, ә яшь буынга тәрбия бирү үзәге дә булды һәм шулай булып кала да. Район халкы билгеләп үткәнчә, мондагы кебек бердәмлек, теләсә нинди эшне башкарырга сәләтле кешеләр башка бер авылда да юк. Монда концертлар да куялар, авылны да төзекләндерәләр, балаларны да, яшьләрне дә рус мәдәнияте һәм рухиятенең иң яхшы үрнәгендә тәрбиялиләр.

Тикмәгә генә бу авыл клубы районның рус мәдәни үзәгенә әйләнмәде. Шуның өчен дә мәдәният учагы юбилеена бөтен авыл белән җыелдылар, кунаклар да, авылда туып-үсеп бүгенге көндә читтә яшәүчеләр дә чакырулы иде. Һәм аны «Калина» халык фольклоры коллекттивы һәм «Веретенышко» балалар фольклор коллективы концерты белән генә билгеләп үтмәделәр. Концертны түләүле ясаганнар, ә җыелган акчаны авыл чиркәвен төзүгә тотачаклар. Бәйрәм иң яхшы халык йолалары үрнәгендә узды. Гадәттәгечә башта клуб тарихын барлап киттеләр.

Ярты гасыр эчендә клуб белән өч Василий – Башатов, Князьков, һәм бүгенге мөдир – Воронин җитәкчелек иткән. Юбилейга җыелучылар билгеләп узганча, өчесе дә максатка ирешүчән, бар эштә дә тәртип яратучы һәм халык өчен барысын да эшләргә сәләтле шәхесләр. Ул чакта авылда клуб төзү җиңел булмый – төзелеш өчен материаллар беренче чиратта авыл хуҗалыгы объектлары өчен генә кайтарыла.

Ул вакыттагы «Баланда» совхозы директоры Дмитрий Альметкин моннан чыгу юлын таба – документлар буенча яңа объект механизаторлар өчен ашханә булып санала. Төзүчеләрне исемнәрен атап искә алдылар – алар арасында Зиновий Исаенков, Иван Анищенко, Дмитрий Гаврилов, ике Александр Копаневлар, Иван Алексеев, Иван Сулейманкин. Икесен юбилейда хөрмәтләделәр.

Сәхнәдән юбилярларны Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев тәбрикләде.

– Соңгы елларда Түбән Баландада уңай якка үзгәрешләр байтак булды – бу клубны ремонтлау, Җиңү паркына нигез салу, Троицк мәйданчыгын булдыру һ.б.лар, – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы. – Авылга ярдәм итүчеләр шактый, беренче чиратта безнең теләсә нинди фикеребезгә теләктәшлек белдергән район башлыгы Камил Гилмановка рәхмәт әйтәсе килә.

Шулай ук Василий Воронинның, җирле халыкның һәм меценатларның да авылны төзекләндерүгә керткән өлешләре зур. Бүгенге көндә авылда чиркәү төзелә һәм авыл кешеләрененең барысы да бу игелекле эштә теләп катнаша, матди яктан булышалар, эшләрнең күпчелеген үз көчләре белән башкаралар. Районга килгән барлык кунаклар рус фольклоры йолалары белән танышу, авылда энтузиастларның оста куллары белән балалар мәйданчыгы, фонтан төзелүен, агачтан әйберләр ясау остаханәсенә грант отуларын үз күзләре белән күрер өчен әлеге рус авылына баралар.

Сүз уңаенда, грантны авыл клубы бер генә тапкыр отмады – әлеге акча клубның гына түгел, авылның да чәчәк атуы өчен тотылды. Авылда мәдәни тормыш дини тормыштан аерылгысыз. Нәкъ менә мәдәният хезмәткәрләре инициативасы буенча авылда гыйбадәт йорты төзелде, аның каршында шулай ук якшәмбе мәктәбе дә оешты.

Башта монда әбиләр генә йөрде, аннан соң гыйбадәтханәнең башлыгы итеп Иоанн атакай билгеләнде. Ул түбәнбаландалыларны котлаганда бу авылны һәрвакыт чисталык һәм тәртип хөкем сөргән «Германия авылына» тиңләде. Ә ике ел элек бергәләшеп алтарьлы һәм трапезлы чиркәү төзү эшенә керештеләр. Быел ул дин тотучылар көче белән торгызылды, эчке эшләре генә калган. Әмма эшләрне тәмамлау өчен акча байтак кирәк әле. Сәхнәгә күтәрелгән чиркәү төзелешен җитәкләгән Владимир Борисов һәм Елена Егорова, бу изге эшкә үз өлешләрен кертүчеләрнең барчасына да рәхмәт әйттеләр, чөнки гыйбадәт йорты авыл халкы, авылдан читтә яшәүче һәм битараф булмаган кешеләр ярдәме белән төзелә.

Хәтта төзелешкә үз өлешләрен кертү өчен Чистайдан да киләләр. Авыл клубы авыл мәктәбе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Юбилярларны мәктәп директоры Ольга Копанева котлады.

Күпьеллык стажы булган педагог, күп балалы ана балалар күңеленә дини орлыклар да салырга сәләтле мәдәният учагы хезмәткәрләренә алга таба да иҗат уңышлары теләде.

– Клубта Василий Воронин белән Ольга Копанева эшләгән еллар аерым ялкынлы еллар булды дияргә була. Алар яңа идеяләр тудырдылар, мәдәният учагына яңа сулыш өрделәр. Яшьләр алардан үрнәк алды. Кайда гына эшләсәң дә, иң мөһиме күңелеңне биреп хезмәт кую. Әлеге учреждениедә һәрвакыт тәртиплелек хөкем сөрде. Биредә безнең балаларыбызда халык мәдәниятен, авылның иң яхшы традицияләрен тәрбияли алырлык зыялы кешеләр эшли, – билгеләп үтте ул. Клубка да, авылга да меценатлар – Евгений Казаков белән Петр Волков зур ярдәм күрсәтә, алар битараф булмаган кешеләргә ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр, клубның чәчәк атуын теләделәр. Яшь чакта хәтта Аксубайдан бирегә җәяү йөрүләрен искә төшерделәр, чөнки Түбән Баланда клубы һәрвакыт үрнәк булды, биредә иң яхшы чаралар уза иде.

Ялда булуына карамастан, авыл юбилеена район башлыгы Камил Гилманов та килде.

–Ун еллар элек безнең клублар иске, районда мәдәният тиешле дәрәҗәдә түгел иде. Беренче бәйрәмнәрне, Троицаны хәтерлибез әле. Ә хәзер сезнең ансамбльләрне Татарстанда да беләләр, «Калина» ансамбле «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры бәйрәмендә катнаша, сез республика бәйгеләрендә җиңүләргә ирешәсез. Без бергәләп авылда яңа клуб төзербез, гыйбадәт йортын да сафка бастырырбыз, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Киләсе елда монда тагын да күләмлерәк бәйрәмне билгеләп үтәрбез.

Мәдәниятне үстерүгә өлеш керткәне өчен авыл китапханәчесе Валентина Копанева, “Калина” рус халык җырлары коллективы катнашучысы Татьяна Воронина, авыл мәдәният йорты директоры Василий Воронин район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар. Тамашачылар 20 ел Түбән Баланда авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән район Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева сәхнәгә күтәрелгәч, аны көчле алкышлар белән каршыладылар. «Калина» ансамблен Василий оештырган булса, «Веретенышко» – аныкы.

Алар барысы да Татьяна Воронина белән массакүләмле чаралар да уздырдылар, ансамбльдә катнашучылар өчен костюмнар да тектеләр, авылны төзекләндерүгә грантлар да оттылар. Ул коллегаларын бәйрәм белән котлап, концерттан җыелган акчаны гыйбадәт йортын төзү өчен Елене Егоровага тапшырды. Юбилярларны хезмәттәшләре – район Мәдәният йорты һәм авыл мәдәният учаклары артистлары да котлады. Татар, чуаш, рус телләрендә җырлар яңгырады. Халык биюгә кушылды – чөнки туган көн, юбилей яисә башка чара булсынмы, биредә бәйрәмнәрне рус милләтенә хас киң күңел белән билгеләп үтәргә күнеккәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев