Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ярты гасырга якын гомерен балаларны дәвалауга багышлый

Татарстан АССРның атказанган табибы Раиса Паненко 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аксубайлылар табибә Раиса Андреевнаны бары тик җылы сүзләр белән искә ала, ул ярты гасырга якын гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә биргән. Бу вакыт эчендә яшь пациентлар үсеп, гаилә корып,үзләренең балаларын кабул итүгә алып килделәр. Воронеж өлкәсендә туып-үскән Раиса Паненко, Казан медицина институтын тәмамлап,1961 елда безнең районга ире, нефть сәнәгате белгече Александр Николаевич белән бергә килгәннәр. 1961 елда төзелгән район хастаханәсе бер катлы агач корпустан гыйбарәт иде, анда педиатр кабинеты да бар иде.

- Без Людмила Кулькова белән бергә тату эшләдек, ул вакытта шәфкать туташлары да яхшы профессиональ әзерлек белән булдылар, – дип сөйли Раиса Андреевна. - Ул елларда эшләү өчен шартлар да юк иде, бер көн эчендә 30дан артык пациентны кабул итә идек. Бала тудыру йортында яңа туган балаларның торышын да күзәтеп торырга һәм өйләренә чыкканнан соң аларны тикшерергә дә кирәк иде. Алтмышынчы еллар уртасында туучылар саны да югары иде. Елына уртача 1700 сабый туа иде. Шул ук вакытта балалар арасында үлем очраклары да югары дәрәҗәдә иде. Безгә эшләү авыр иде, авыру тарихларын эштән соң, өйдә тутырырга туры килә иде. Әле эштән соң берничә тапкыр ашыгыч ярдәм белән китерелгән авыр пациентларга да чакырта иделәр.

· Ярты гасырга якын хезмәт стажы булган табип әйтүенчә, ул чорда авылда яшәүче гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы, медицина хезмәте күрсәтү системасың җитәрлек дәрәҗәдә көйләнмәгән булуы да, әниләрнең балаларына укол кадатмас өчен каршы булуы балаларның гомерен саклау калу өчен куп проблемалар тудыра. Ул вакытта салкын тию, вирус авырулары күбрәк булган.

· Еллар узгач сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләр җайга салына башлады: медицина составы киңәйде, ике катлы яңа корпус барлыкка килде, балалар стационары өчен бүлмәләр бүлеп бирелде. Авыру балаларны стационарга билгеләп дәвалый иделәр, халыкка мәгълүмат җиткерү өчен фельдшерлар арасында укулар оештырыла иде.Халыкка аңлату, профилактика эшен, патронажны җайга салу өчен торак пунктларга баруларны оештырдылар. Болар барысы да уңай нәтиҗәләр бирде. Балалар арасында авырулар саны стабильләште.

- Бүген сәламәтлек саклау өлкәсендә бөтенләй башка хәл, - дип фикерләре белән уртаклаша әңгәмәдәшебез.
- – Хәзер яшь пациентларның әниләре бик белемле, алар барысын да аңлый. Хәзер кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе дә, үсеш шартлары да башка булуга карамастан балалар бик аз туа. Менә бу проблема бик борчый.

Профессиональ эшчәнлектән тыш, Раиса Андреевна җәмәгать вазифаларына да ия була. Ул бистә советы депутаты була. Болар барысы да өч ул тәрбияләү, хуҗалыкны алып бару белән бергә үрелгән була. Раиса Андреевна лаеклы ялга да 70 яшьтән соң китә. Бүгенгесе көндә ул янәшәсендә күп еллар эшләгән хезмәттәшләрен искә ала. Алар аны игътибарсыз калдырмыйлар, шалтыраталар, хәл-әхвәлләрен белешеп торалар.

- Мин гаиләмнең иминлеге, улларым өчен тормыш иптәшемә бик рәхмәтле, - ди республиканың атказанган табибы. – Балаларның гомерләрен саклап калу һәм сәламәтлекләрен кайтару өчен, мин үз балаларымны ирем тәрбиясенә калдырырга мәҗбүр булдым.Ул минем ышанычлы терәгем иде. Улларыбыз да табип һөнәренең никадәр авыр һәм җаваплы икәнлеген күреп үсте. Алар үзләренә медицина белән бәйле булмаган белгечлекләр сайлаган. Әмма Паненко гаиләсендә бу игелекле һөнәр яши. Раиса Андреевнаның килене Ирина Васильевна да табип булып эшли, оныгы да әбисе юлыннан барырга планлаштыра.
Бүген, юбилей көнендә, Раиса Андреевнада кунаклар бик күп. Биредә бәйрәм атмосферасы : уллары, киленнәре, оныклары (аларның алтысы әби) килгән. Бүген, авыр минутларда күп кешегә икенче тормыш буләк иткән, Раиса Андреевнага карата җылы котлау сүзләре яңгырый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев