Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ярминкәләрдә бары тик Татарстанда җитештерелгән азык-төлек кенә сатылачак

14 сентябрьдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Биредә бары тик республикада җитештерелгән азык-төлек продуктлары, авыл хуҗалыгы товарлары гына сатылачак. Бу турыда “Татар-информ”да ярминкәләрне оештыруга багышланган матбугат очрашуында ТР буенча Россельхознадзор идарәсендә дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин әйтте.

“Бөтен продукция районнардан килә, алар барысы натураль. Һәр әйбернең электрон ветеринария документы бар. Татарстанда “Меркурий” системасында теркәлмәгән фермер хуҗалыклары калмады диярлек. Ветеринария күзәтчелеге тикшерә торган барлык продукция ит, балык, башка продуктлар сертификатлы була”, - диде ул.

Ярминкәләрне атна саен тикшереп торалар, барлык документлар булуын карыйлар. Сыйфат таныклыкларын тикшерәләр. “Ярминкә азагына кадәр һәр сатучы таләпләрне үтәвен тикшереп торабыз. Аеруча сөт продуктларының, сырларның савыты, тартмасы, маркировкасы, этикеткасы сакланырга тиеш”, - дип аңлатты Идрис Гатин. 

Ярминкәләр 14 сентябрьдән башлап Яңа елга кадәр атна саен оештырылачак. Сәүдә мәйданчыкларында социаль юнәлешле бәяләр куелган авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Шәһәрлеләр азык-төлек продуктлары гына түгел, ә авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен продукция, әйтик, печән, салам, утын һәм башкаларны сатып ала алачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев