Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ярминкәдән – ике миллион

Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

Аксубай авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре анда үзләренең товарларын тәкъдим иттеләр.

Болар – агрофирмалар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, КФХ вәкилләре, район эшмәкәрләре. Барлыгы 30га якын сәүдә ноктасы  формалашты. Киштәләрне көзгә хас үрнәктә матур итеп бизәп һәм товарларны урнаштырып кына өлгерделәр, беренче сатып алучылар да пәйда булды.

Казанлылар – товар сыйфатын яхшы аера, кайда, нәрсә һәм нинди бәядән сатылуын яхшы белүче халык. Кыска вакыт эчендә безнең район вәкилләре сату иткән сәүдә рәтләрендә сатып алучылар саны арта барды.

Алар сөт, сөт продуктларын, ит, сатучылар үз бакчаларында үстергән бәрәңге, кишер, кабак, кызыл чөгендер, кәбестәне теләп сатып алдылар. Өстәвенә, ярминкәдә бәяләр дә кибеттәгедән һәм башка сәүдә нокталарында сатылган товарлардан күпкә арзанрак иде.

Аксубай авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре барлыгы ике миллион сумнан артыкка товар саттылар. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе Халыкара өлкәннәр көне алдыннан уздырылганга, башкалада яшәүче өлкән буын вәкилләрен кайнар чәй һәм тәм-томнар белән авыз итәргә чакырдылар.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе район башлыгы Камил Гилманов катнашында оештырылды. Сәүдә рәтләрен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, күзәтчелек ведомстволары вәкилләре тикшерделәр. Алар Аксубай мәйданында оештырылган сәүдә эшенә уңай бәя бирделәр.

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев