Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Ярдәм янәшә!»: аксубайлылар өчен 582 азык-төлек җыелмасы

Аксубай «Ярдәм янәшә!» республика акциясе кысаларында азык-төлек җыелмаларының икенче партиясен кабул итте.

Әлеге акция май башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән коронавирус пандемиясе чорында авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен старт алды. Беренче партия – 550 азык-төлек җыелмасы районга май башында килде.

– «Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында Аксубайга 582 азык-төлек җыелмасы китерелде, аларны

алучыларның исемлеге билгеләнде – бу шул ук беренче партияне алган кешеләр. Әлеге ярдәм кереме яшәү минимумыннан түбән булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар, 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган аз керемле гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм опека һәм попечительлек буенча вазыйфалары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләргә күрсәтелә, – дип шәрехләде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Шулай ук ата-аналарының берсе алимент түләүдән качып йөрүче аз керемле гаилә балалары һәм ата-аналары «үзмәшгуль» яки кризистан аеруча зыян күргән тармакларда шәхси эшмәкәр булганнарның балалары да бар.

Тартмаларны махсус машина ярдәмендә бушаттылар, бер тартманың авырлыгы – 10 килограммнан артык. Тартмаларга беренче чиратта кирәкле продуктлар, шул исәптән ярмалар, макарон әйберләре, шулай ук куертылган сөт, шикәр, балык һәм ит консервлары, тәм-томнар салынган.

Мәдәният йорты бинасы каршындагы мәйданга бушатылган тартмалар озак тормады. Хәйрия ярдәме исемлек буенча бер сәгать эчендә авылларга һәм торак пунктларга таратылып бетте – волонтерлык эстафетасын авыл җирлекләре башлыклары кабул итте.

– Беренче тапкыр хәйрия ярдәме алу көтелмәгән хәл булды, – ди үзмәшгуль Анастасия Кутуева. – Ялгызым ике бала тәрбиялим, пандемия аркасында акча эшли алмау сәбәпле, азыктөлек җыелмасы безнең өчен бик урынлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев