Яратып китап бүләк ит
Аксубай китапханәсендә китап бүләк итү атналыгы бара.
Халыкара китап бүләк итү көнендә үзәк китапханәгә мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов килде.
Изге Вәли көнендә ул үзенең китапларга булган мәхәббәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, китапларга аерым бер үзенчәлек салынган.
– Китап геройлары безнең белән сөйләшәләр һәм үзләренең әкият дөньясына алып кереп китәләр төсле. Китапларда без һәрвакыт ярдәм итәрдәй киңәшләр таба алабыз.
Алексей Тимирясов мондый акцияләрне ешрак үткәрергә һәм шул рәвешле китап укучыларны китапханәгә күбрәк җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Бүләккә килгән китап та, башка китап укучылар бүләк иткән китаплар кебек үк, якын арада үзәк китапханә фондын тулыландырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев