Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яраткан эш - күңел халәте

    3 нче Аксубай мәктәбе - районның белем бирү учреждениеләре арасында үрнәк һәм республикада да яхшы мәктәпләр исәбендә санала.

    Әлеге уку йортын Җәмилә Вәлиева ун ел җитәкли. Бу җаваплы эшкә юл күп еллар элек башланган. Ул педагог һөнәре турында балачактан ук хыяллана. Аксубай гимназиясен тәмамлагач, Алабуга педагогия институтына укырга керә.

    1990 елда яшь белгечне район үзәгендәге 2 нче балалар бакчасына җибәрәләр. Бер елдан соң мәгариф бүлегендә методист вазыйфасын тәкъдим итәләр. Шул вазыйфада ул унҗиде ел  эшли. Аның эшчәнлеге укытучыларның һөнәри компетентлыгын күтәрүдә методик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Эшләү дәверендә белгеч бик зур тәҗрибә туплый, тик эзләнүчән кеше буларак, үзен әлеге һөнәр белән генә чикләмичә, Җәмилә Камил кызы финанс-бухгалтер исәбе һәм аудит буенча икенче югары белем ала.

    Мәгариф системасында үзгәртеп кору башлангач, Татарстан Дымныытык бүлегенә эшкә керә. -Коллективка кердем, бурычларны уңышлы үтәдем, әмма канәгатьләнү хисе сизелмәде, чөнки бу төгәл, конкрет һөнәрдә иҗат җитми иде, - дип сөйли ул. Тиздән педагог кире мәгариф бүлегенә кайта. Бу 2009 елның гыйнварында булган, ә яңа уку елын 3 нче Аксубай урта мәктәбе директоры ролендә каршы алды. 

     - Мин мәктәбебездә иҗади педагогик коллектив булдыруыма бик шат. Мине компетентлы хезмәтәшләрен кызыклы укучылар чолгап ала, – дип белдерде директор.  - Җитәкче булып эшләгән елларны  анализлап, күпьеллык тәҗрибәдә булган вак детальләрне хәтердә яңартып караганда, без үзүсеш юнәлешләрен таба төп миссияне билгели алдык, дип ышанып әйтә алам. 

    Һәр укучы, укытучылар өчен уңайлы белем бирү мохите булдырып, алга куелган максатка ирешүдә ышанычлы адымнар белән алга китеп, үзебезне күрсәтә алдык, позитив бренд – ачышлар шатлыгы мәктәбе дәрәҗәсенә җитеп, районда гына түгел, республикада да билгеле уңышларга ирешә алдык.  

    Өченче мәктәп – районда иң күп санлы мәктәп. 2011 елдан ул барлык ярдәмче объектлар белән ике мәгариф учреждениесен берләштерә. Бүген биредә 728 укучы белем ала, 90 педагог һәм техник персонал эшли. Уку процессы өчен генә түгел, ә   кешеләрнең иминлеге, биналарның, җиһазларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен дә җаваплылык бик зур, әлбәттә.  

    – Хәзерге мәгарифтә уку планнары, программалары, аларны гамәлгә ашыру ысуллары катлаулана, – дип фикерләре белән уртаклаша Җәмилә Камил кызы. – Шуңа күрә, директор буларак, дөрес карар кабул итү өчен, проблеманы һәрьяктан карарга туры килә. Моннан тыш, белем бирү процессына өстәп, матди техник характердагы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Бернәрсәне  дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый - хәзерге мәктәп директоры хезмәттәшләренең инициативасын күреп, кайчагында яшерен потенциалны ачыклый белергә тиеш. Ә эштә бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү юлларын табу өчен нечкә психолог булырга тиеш. 

    Тик яраткан эш - күңел халәте, диләр. Кыен булса да, районның әйдәп баручы мәктәп директоры зарланмый. Ул әле уңышлы җитәкче генә түгел, әнисенең  яраткан һәм кайгыртучан кызы, ике баланың әнисе, иренә әйбәт хатын да.  

    - Мәктәптә ун ел эшләү дәверендә мин мәгариф бүлеге тарафыннан проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә һәрчак ярдәм тойдым, – дип билгеләп үтте Җәмилә Камил кызы. – Мәдәният бүлеге, китапханә системасы, башка ведомстволар белән хезмәттәшлек итү дә яхшы нәтиҗәләр бирә. Безнең мәктәпне сайлаган ата-аналарга, урынбасарларыма һәм педагогларга рәхмәтем зур. Без алга таба да бер командада уңышка ирешәчәкбез.

    Фото Вәлиевлар гаиләсенең шәхси альбомыннан алынды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: