Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ярамаган урында чүп ташлаган өчен транспорттан мәхрүм итүләре ихтимал

Дәүләт Думасы транспорт чараларыннан тиешсез урында чүп ташлаган өчен җәза бирү турында яңа закон кабул итте.

Ярамаган урында чүп ташлаучыларга 200 мең сумга кадәр штраф салырга һәм хәтта аларның транспорт чарасын да конфискацияләргә мөмкиннәр. ТАСС шул турыда яза.

Чүп ташлау өчен каралмаган урында транспорттан яки аның тагылмасыннан калдыклар бушаткан яки ташлаган кешеләрне административ җаваплылыкка тартачаклар. Беренче тапкыр кагыйдә бозган өчен гражданнарга –  10-15 мең, вазифаи затларга –  20-30 мең, ә юридик затларга 30-50 мең сум штраф салыначак.

Закон бозучы кабат эләксә, штраф күләме икеләтә арттырылачак. Моннан тыш, хокук бозу коралы булган транспортны конфискацияләү мөмкинлеге дә каралган.

Йөк транспортыннан һәм аның тагылмаларыннан, тракторлардан һәм үзйөрешле машиналардан калдыклар ташлаган өчен аларның хуҗаларын катгыйландырылган җаваплылык көтә. Шулай итеп, физик затлар өчен штрафлар – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 60-80 мең сум, юридик затлар өчен – 100-120 мең сум тәшкил итәчәк.

Кагыйдәне кабат бозган очракта гражданин – 60 меңнән 70 меңгә кадәр, вазифаи затлар – 80 меңнән 100 меңгә кадәр, ә юридик затлар – 150-200 мең сумга кадәр түләргә тиеш булачак. Шулай ук транспортны конфискацияләү ихтималы да бар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X