Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яр буе матурая

    Мазилин урамындагы скверны төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә.

    Төзекләндерү эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының өченче чираты һәм яр буенда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» төбәк проекты кысаларында алып барыла.

    Яшьләрнең актив катнашында узган җәмәгать тыңлауларында халык инеш буенда эскәмияләр куюны, уку өчен урыннар булдыруны һәм ябык түбә астында фильмнар карау мөмкинлеген сораган иде. Бу сезонда башкару планлаштырылган эшләр кысаларында күпер төзелеше тәмамланган, эскәмияләр, чүп савытлары, уку павильоны куелган, амфитеатр белән сәхнә монтажлана.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: