Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре

Бүген тормышта иң мөһим булган ашыгыч йогынты ясау хезмәтләренең берсе – янгын сагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Аксубай янгын-коткару гарнизонында шәхси составта 41 кеше хәрби кизү эшен гамәлгә ашыра. Алар – иң кискен хәлләрдә кешеләрнең өмете, ә андый хәлләр теләсә кем белән килеп чыгарга мөмкин. Районда коткаручылар хезмәтенең ничек оештырылган булуы хакында гарнизон җитәкчесе Руслан Ибляминов сөйли.

– Гарнизон составында янгын сүндерүче-коткаручылар хезмәте, ЕДДС, Гражданнар оборонасы һәм күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге эшчәнлек алып бара. Шулай ук районның авыл җирлекләрендә янгын иминлеген ирекле янгын сүндерүчеләр сагы һәм Мюд һәм Яңа Ибрай авылларында урнашкан аерым постлар тәэмин итә. Безнең хезмәткәрләр – яхшы физик һәм һөнәри әзерлекле кешеләр. Алар даими рәвештә коткару эшләрен үткәрү хокукына аттестация узалар. Алар янгыннарны сүндерүгә генә чыкмыйлар, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарга да, табигать бәла-казасы, мисалга, давыл яисә су басу белән бәйле гадәттән тыш хәлләр булганда да үз вазыйфаларын башкаралар.



Шулай да янгын сүндерүчеләрнең төп бурычы булып янгынга каршы көрәш тора. Алар катлаулы хәлләрдә югалып калмыйлар. Аларның ялкын телләренә киртә куйган вакытта оста эш итүләре, дөрес кабул ителгән карарлары аркасында күп очракта зур югалтуларга, матди зыянга юл куймау мөмкинлеге бирә. Шулай да, әйтәсе килә, күп кенә янгын чыгу очракларында кеше факторы – исерек килеш ут белән саксыз эш итү сәбәп булып тора.

– Һөнәри бәйрәм уңаеннан кемнәрне аерым билгеләп үтәргә теләр идегез?

– Караул бүлеге җитәкчесе Әсфан Баһаветдинов, бүлекчә командиры Анатолий Новичков, диспетчер Александр Ильин, машина йөртүче Андрей Мясников, шулай ук канцелярия җитәкчесе Татьяна Ермолаева, Гражданнар оборонасы буенча белгеч Людмила Савельева үз вазыйфаларына зур җаваплылык белән карыйлар. Шулай ук ветераннарыбыз – элеккеге җитәкчебез Әхтәм Насретдиновка, Рәмзия Насретдиновага, Александр һәм Михаил Лаврентьевларга зур рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә. Аларның зур хезмәт тәҗрибәләре коллектив өчен бик тә кыйммәтле.

Янгын сагының бердәм коллективы, һәрвакыттагыча, теләсә кайсы минутта кешеләргә ярдәмгә килергә әзер. Һәр хезмәткәр үз эш урынында хәбәрләрне кабул итеп алудан алып эшне төгәлләүгә, янгыннарны кисәтү, тормыш тәэмин итү хезмәтләре белән элемтәләр урнаштыруга кадәр үз бурычын төгәл үти. Хезмәт җитәкчесе аңлатканча, төп күрсәткечләр буенча янгын сагы узган елгы дәрәҗәне саклый. Димәк, хәл контрольдә – район халкы тыныч була ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев