Аксубаево
  • Рус Тат
  • Янгын чыгу ихтималы кышын арта

    2019 елның III кварталында Аксубай муниципаль районында 39 янгын теркәлгән, аларда 5 кешенең гомере өзелгән, янгында имгәнү алучылар булмаган.

    Күпчелек очракта гражданнарның ваемсызлыгы – уртача яки авыр дәрәҗәдә исерек хәлдә тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү, җылыту мичләреннән файдаланган вакытта һәм төтен юлларына бәйле янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, электр җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыккан янгыннар кешеләр үлеменә китерә.

    Янгыннарның төп өлеше торак секторда килеп чыккан. 8 торак йорт, 14 ишегалды корылмасы көлгә әйләнгән, 4 торак йортка һәм 2 каралты-курага зыян килгән. Янгыннарның торак секторга китергән матди зыян күләме 10 млн. сумга якын тәшкил итә.

    – Салкыннар җитү белән торак йортларда янгын чыгу ихтималы арта. Торак секторда янгыннарга китергән сәбәпләр шул ук, аларга тагын балаларның ут белән шаяруы да өстәлә, – дип шәрехли ПР һәм МОНДның Аксубай һәм Нурлат районнары буенча өлкән сорау алучысы эчке хезмәт майоры Рәсим Ислямов. – Фаҗигаларга юл куймас өчен, Аксубай муниципаль районы халкын янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәргә чакырам. Балаларны өйдә үзләрен генә калдырмаска, газ җиһазларын кабызган килеш калдырмаска, җылыту мичләрен каты кызганчы якмаска, төзек булмаган электр үткәргечләрен, ә нәкъ менә кабызгычларны һәм розеткаларны ремонтларга, кулдан ясалган электр белән җылыту приборларын кулланмаска, җылыту мичләрен вакытында төзәтергә, төтен юлларын кырымнан чистартырга

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: