Аксубаево
  • Рус Тат
  • Янау юк, әмма аңа каршы торырга әзер булу кирәк

    Районда экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш буенча комиссия утырышында террорчылыкка каршы тору буенча чаралар турында фикер алыштылар.

    Район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, Франция, Германия һәм Татарстан Республикасының Кукмара муниципаль районындагы террорчылык куркынычы янаган соңгы вакыйгаларга бәйле, безнең район территориясендә дә җәмәгать иминлеген көчәйтүне таләп итә. Комиссия тарафыннан миграция өлкәсендә контрольне тәэмин итү буенча профилактик чаралар комплексын, шулай ук социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә профилактика кысаларында эшне оештыру буенча ведомствоара эш төркеме һәм профилактика субъектларының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итүне көчәйтергә дигән карар кабул ителде.

    –Бары тик без бергәләп кенә террорчылык һәм экстремизм куркынычына каршы тора алабыз. Мәгълүматипропаганда чараларын даими нигездә үткәрергә кирәк. Аерым игътибар таләп иткән гаиләләр, социаль куркыныч гаиләләр даими контрольдә булырга тиеш. Үсмерләргә һәм аларның нәрсә белән шөгыльләнүенә аерым игътибар итәргә кирәк, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

    Комиссия муниципаль берәмлекләр башлыкларына читтән килгән затлар турында хәбәр итәргә, үз территорияләрендә аерата уяу булырга кушты

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: